Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль , 21:45

Караидел журналистлары яңа бинада эшләячәк

Башкортстанда беренче мәртәбә редакция өчен модульле бина төзелде.

Караидел журналистлары яңа бинада эшләячәк
Караидел журналистлары яңа бинада эшләячәк

Караидел авылында Караидел мәгълүмат үзәге өчен яңа бинаны ачу тантанасы булды. Ул «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты акционерлык җәмгыятенең үз акчасына рекордлы кыска вакыт эчендә төзелде һәм хәзерге Башкортстан тарихында мондый проектларның беренчесе булды.

    Районның «Караидель» газетасы редакциясе 63 елдан артык вакыт узу белән авария хәленә килгән иске агач бинада эшләде. Анда эшләү елдан-ел катлаулырак кына түгел, хәтта куркыныч та була башлады.

   2025 елның көзендә, озак фикер алышулардан һәм проблеманы чишү юлларын эзләүләрдән соң, яңа бина төзелеше башланды, ул шул ук елның декабрендә тәмамланды.

    Яңа офис ачылу хөрмәтенә оештырылган чарада район хакимияте җитәкчеләре, БР матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты вәкилләре, район журналистикасы ветераннары һәм район журналистлары катнашты.

     Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин, үз бюджетыннан мөмкинлекләр табып, редакция өчен яңа бина төзеткән өчен  Нәшрият йортына рәхмәт белдерде.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас