Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 февраль , 21:05

“Иң кадерлесе – гаилә”

Уфадан күп балалы әни-психолог  “Семья под ключ" проектын башлап җибәрде.

“Иң кадерлесе – гаилә”
“Иң кадерлесе – гаилә”

Гаилә һәм балалар – чикләү  түгел, ә хатын-кызның да, ир-атның да үсеше өчен иң көчле ресурс.Профессиональ психолог, уңышлы бизнес-леди һәм өч бала анасы Резидә Зәйнуллина “гаилә һәм гореф-гадәтләр – тормышта  төп кыйммәтләр”, дип саный.

2022 елда ул аерылышуларны профилактикалау һәм гаиләләрне ныгыту өчен гаиләләргә комплекслы психологик ярдәм күрсәтү буенча  "Семья под ключ" гаилә иминлеге һәм сәламәтлек үзәге булдырды. 2023 елда шул ук исем белән АНО оештырган һәм шуның кысаларында студент яшьләрнең гаилә тормышына әзерлек буенча берничә социаль проектны эшләтеп җибәрде. Ул шулай ук яшь парлар өчен «Минем гаиләм дөньясы» трансформацион уенын булдырган, ул уен форматында гаиләнең тормыш циклы стадияләрен узарга һәм гаиләнең иң яхшы версиясен булдырырга ярдәм итә. Хәзер Резидә Ирек кызы махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «СВО катнашучылары гаиләсенең көче» проекты өстендә эшли.

Тулырак бу хакта: https://www.bashinform.ru/news/social/2026-01-29/mnogodetnaya-mama-pisiholog-iz-ufy-zapustila-proekt-semya-pod-klyuch-4554832

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас