

"Чакмагышның Иске Калмаш урта мәктәбе үткәргән ике матур чарада катнашу бәхете тиде. Берсе - Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булса, икенчесе - Руниза Нәҗип кызы Даутованың "Нурга күмеп яшик дөньяны!" дип исемләнгән әдәби-иҗат кичәсе", - дип хәбәр итте танылган шагыйрә һәм язучы Резеда Шакирова.
Күркәм рухиятле очрашуда шулай ук Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе һәм «Тулпар» журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Булатова, «Китап» нәшрияты мөхәррире Дилбәр Әхтәмова да катнашкан.
Руниза апабызның иҗаты укучыларга яхшы таныш, ул республикабызның әдәби тормышында лаеклы урын алып тора. Аңа ныклы сәламәтлек, илһам, яңа иҗади үрләр яулауны, туган ягыбыз хакына алга таба да уңышлы хезмәт итүен телибез.