Җәмгыять
30 Января , 09:25

Ленара Иванова: "Юлламаның акценты – гаилә һәм демография"

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, республика башлыгы Радия Хәбировның Юлламасы турында фикерен әйтеп, документта күрсәтелгән ике төп юнәлешне билгеләде: СВОда катнашучыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү һәм демографик сәясәттә бизнесның роле.

Ленара Иванова: "Юлламаның акценты – гаилә  һәм демография"Ленара Иванова: "Юлламаның акценты – гаилә  һәм демография"
Ленара Иванова: "Юлламаның акценты – гаилә һәм демография"

    Төп социаль өстенлек дип министр хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүне атады. "Төп акцент, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә. Һәр гаилә өчен - үз алымы. Һәм безнең бурыч - чыннан да кирәкле ярдәм һәр гаиләгә адреслы барып җитсен өчен быел эшне филигранлы итеп төзү, — дип белдерде Ленара Иванова.

   Иванова  билгеләп үткәнчә, Җиңү алдыннан бу эш күп тапкырларга артачак, ә аның нәтиҗәлелеге өчен барлык механизмнар да диярлек булдырылган. Цифрлаштыру һәм ясалма интеллект элементлары рәвешендә «кечкенә штрихлар» кертергә генә  калды, алар хезмәткәрләргә ярдәмчеләр булачак.

   Юлламаның икенче мөһим темасы, министр сүзләренчә, гаилә сәясәтеннән аерылгысыз демографик сәясәт булды. "Радий Фәритович бизнесны демографик көн тәртибенә активрак җәлеп итү, кешеләргә бер үк вакытта эшләргә дә, гаилә корырга да, балалар табарга да уңайлы булсын дигән бурыч куйды», — диде Ленара Иванова.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас