Җәмгыять
30 Января , 11:35

Гүзәл затлар белән муниципалитетлар көчлерәк

    Кичә  «Кече ватан-Русия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында территорияләрне үстерүдә хатын-кызлар инициативаларының стратегик мөмкинлекләре  турында фикер алыштылар.

Гүзәл затлар белән муниципалитетлар көчлерәкГүзәл затлар белән муниципалитетлар көчлерәк
Гүзәл затлар белән муниципалитетлар көчлерәк

Кичә  «Кече ватан-Русия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында территорияләрне үстерүдә хатын-кызлар инициативаларының стратегик мөмкинлекләре  турында фикер алыштылар.

   Уңышлы муниципаль практикаларны өйрәнү өчен республикага бөтен илдән 500дән артык муниципалитет җитәкчесе килде. Кичә форум секцияләренең берсендә хатын-кызлар тарафыннан булдырылган инициативаларның муниципалитетларның икътисадый үсешенә керткән өлеше, аларның үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

    Түгәрәк өстәл модераторы, «Бәхет территориясе», «Уфа хосписы», «Воскресенский собор» хәйрия фондларының попечительлек советлары рәисе Карина Хәбирова әйтүенчә,  Русия тарихында хатын-кыз һәрвакыт үз өстенә җаваплылык һәм катлаулы бурычларны кыюлык белән алган,  шәһәрләр, төбәкләр белән җитәкчелек иткән, станок артында торган һәм шул ук вакытта гаиләсе турында кайгыртуны туктатмаган.

    Башкортстан Республикасы мисалында шуны әйтергә була: бүген төбәктә хатын-кызлар – идарәчеләр, лидерлар, эшмәкәрләр, волонтерлар. Төбәктә 6 хатын-кыз муниципалитет башлыклары булып эшли. Төбәкнең шәхси эшкуарларының 40%тан артыгы — хатын-кызлар. Дәүләт муниципаль хезмәтендә гүзәл затлар - 77%. Волонтерлык хәйрия оешмаларының 80%тан артыгын хатын-кызлар җитәкли.

   Республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры — БР икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, хатын-кызлар инициативаларына кешеләргә карата аерым кайгыртучанлык һәм шәфкатьлелек хас. Хатын-кыз җитәкче янына кешеләр зур өмет белән, тыңларлар, ярдәм итәрләр дип ышанып киләләр, дип өстәде ВАРМСУ рәистәше, Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитеты рәисе Андрей Шевченко.

   "Мин хатын-кызларның инициативаларын хупларга кирәк дип саныйм. Без кайдадыр нәрсәдер күрмибез икән, әйтегез, без барысын да тыңларга әзер. Хакимияттә, барлык дәрәҗәләрдә мөмкин кадәр күбрәк хатын-кызлар булырга тиеш дип саныйм», - диде ул.

   "Хатын-кыз үзендә генетик яктан салынган мөмкинлекләрне үзе яшәгән урынга, эшенә  мәхәббәт белән тоташтыра, шул рәвешле территорияне дә, үзе җитәкчелек иткән урынны да үстерә, - дип ассызыклады Каринэ Хәбирова.

  - Әлбәттә, хатын-кызлар инициативалары безнең социаль эшмәкәрлектә бик алга киткән. Башкортстанда инде 600гә якын шундый предприятие бар. Шуңа күрә, минем уйлавымча, әгәр республикабызда һәм илебездә җитәкче вазыйфаларда хатын-кызлар күбрәк булса, бу гомумән социаль җаваплы гражданлык җәмгыятен үстерүдә, яшәү һәм хезмәт шартларын яхшыртуда файда гына китерер.

    "Тормыш бирү, нәселне дәвам итү, тудыру һәм саклау – болар табигать тарафыннан хатын-кызга салынган нәрсә. Һәм бу безгә  көч бирә торган әйбер,-дип уртаклашты Федерация Советының бюджет һәм финанс базарлары буенча комитеты әгъзасы Евгения Уваркина. Аның эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм муниципаль хезмәт тәҗрибәсе бар – ул 5 ел ул Липецк мэры булган.

   Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова муниципаль хезмәттә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Әлбәттә, муниципаль хезмәттә ир-атлар һәм хатын-кызларга бүленү юк. Безгә бертөрле бурычлар куела, һәм без монда бөтен тәҗрибәбезне, бөтен белемнәребезне кулланырга тырышабыз. Ир-атлар белән киңәшләшәбез, чөнки алар безгә һәрвакыт  дөрес киңәшләр бирә, - дип сөйләде муниципалитет башлыгы.

     «Безнең Русия хатын-кызларының уңышы шунда: янәшәбездә чын ир-атлар. Алар безнең белән горурлана, безгә ышана, - диде Бөтенрусия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе рәистәше, Русия Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү Советы Президиумы әгъзасы Ирина Гусева.

    “Бүген без шундый җитди шартларда яшибез: алгы сызыкта безнең балалар, ирләр, әтиләр, илебезне саклаганда, тылда яшәүне дәвам итү бурычыбыз икәнен аңлыйлар. Башкортстандагы мондый очрашулар нәтиҗәсендә безнең муниципалитетлар көчлерәк булачак”, диде ул.

   "Сез, хатын-кызлар, өйдә ямьле, җылы  мохит тудырасыз, балаларны тәрбиялисез,  актив дәүләт, бизнес-процессларга кушыласыз, мин бары тик рәхмәт сүзләрен генә әйтә алам. Зур рәхмәт сезгә", - дип нәтиҗә ясады РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев.

     Чара азагында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ВАРМС рәистәшенә, Русия Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү Советы Президиумы әгъзасы Ирина Гусевага Халыклар дуслыгы орденын, шулай ук форум кунакларына, хатын-кызлар эшкуарлыгының уңышлы вәкилләренә һәм зур төбәк проектлары җитәкчеләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас