Җәмгыять
29 Января , 08:00

“Муниципальара элемтәләр яңа туристик маршрутлар булдырырга мөмкинлек бирә"

Форумда катнашучы Рязань хакимияте башлыгы Борис Ясинский мөһим чара турында үз фикерен әйтте.

“Муниципальара элемтәләр яңа туристик маршрутлар булдырырга мөмкинлек бирә"“Муниципальара элемтәләр яңа туристик маршрутлар булдырырга мөмкинлек бирә"
“Муниципальара элемтәләр яңа туристик маршрутлар булдырырга мөмкинлек бирә"

Бүген Уфада “Торатау” Конгресс - холлында үз эшен дәвам иткән «Кече ватан-Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумының төбәк көне делегатларының берсе Рязань хакимиятенең башлыгы Борис Ясинский булды.

    Ул туризм үсешендә муниципальара элемтәләрнең әһәмияте турында сөйләде.

 - Горизонталь элемтәләр башка муниципалитетлар очраткан хаталарны булдырмаска ярдәм итә, - диде Борис Викторович. - Тупланган тәҗрибә теге яки бу проектны тиз арада ялгышмыйча тормышка ашырырга ярдәм итә. Туризмда муниципальара элемтәләр муниципальара маршрутлар булдырырга мөмкинлек бирә.

     Рязаньда17 чакрым озынлыктагы зур маршрут булдырганнар, аны үстерүгә бизнес өлкәсен дә җәлеп иткәннәр. Аның вәкилләре туризм мөмкинлекләрен үстерүгә бик теләп кушылганнар.

    Кичә Борис Ясинский форумның башка делегатлары белән Башкортстанның Чишмә районында булды.

 - Евразия күчмә цивилизацияләр музее бик ошады. Рязань өчен киләчәктә кулланып булачак берничә момент бар, - дип билгеләде ул муниципальара элемтәләрнең әһәмияте турындагы сүзләрен раслап.

 

 #КЕЧЕ_РОДИНА_СИЛА_РОССИИ2026 #Республика_Башкортостан_Уфа #ВАРМСУ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас