Җәмгыять
29 Января , 07:45

"Кече Ватан-Русия көче" форумы үз эшен дәвам итә

Форумда 500дән артык кеше катнаша.

"Кече Ватан-Русия көче" форумы үз эшен дәвам итә"Кече Ватан-Русия көче" форумы үз эшен дәвам итә
"Кече Ватан-Русия көче" форумы үз эшен дәвам итә

  Форумда 500дән артык катнашучы — ил төбәкләренең урындагы үзидарә вәкилләре — иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр белән танышу өчен республика шәһәрләренә һәм районнарында юл тотты.

   Бүген, 29 гыйнварда, “Торатау” Конгресс-холлында муниципаль практикалар форумының ике көнлек эшлекле программасы старт алды.

     Форумының төбәк көне чаралары бик җанлы уза. Делегатларны Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу, муниципальара партнерлыкка, кече бизнеска, креатив индустрияләргә, туризмны үстерүгә, цифрлы карарларга, брендингка һәм муниципаль идарәнең башка мәсьәләләренә багышланган сессияләр көтә.

      Делегатлар үз муниципалитетлары мисалында проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаша, җирле үзидарә эшенең төп мәсьәләләре һәм мөмкинлекләре турында фикер алышача.

    Эшлекле программада федераль спикерлар катнаша: РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев; Президент хакимиятенең иҗтимагый проектлар идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Жарич; РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков; ВАРМСУ рәистәше, РФ Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү Советы Президиумы әгъзасы Ирина Гусева; ВАРМСУ рәистәше, Федерация Советының федератив корылыш, региональ сәясәт, җирле үзидарә комитеты рәисе үзидарәгә һәм Төньяк эшләренә Андрей Шевченко һәм башкалар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас