Авыл халкы җыелышып, үзләрен борчыган проблемалары турында сөйләште. Гомумән, авылда хәл итүне көткән социаль проблемалар байтак булса да, йомгаклау җыелышында барысыннан да мөһимрәк булган - «Иске Абзан авылында су башнясын булдыру» проекты сайланды. Авыл халкы бертавыштан проектны хуплап, киләчәктә аны тормышка ашыру өчен тавыш бирде. Ни дисәң дә, 1975 елда ук төзелгән су башнясы искереп, инде аның куллану срогы чыккан. Ә авыл сусыз яши алмый.
Җыелышта Күчәрбай авыл советы рәисе Әлфрит Әлиф улы Байгузин, Благовар районы хакимиятенең социаль сәясәт, яшьләр һәм спорт идарәсе җитәкчесе А.Р. Мөфәзалов катнашты. Алар халыкка “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашу мөһим булуын аңлатып, Иске Абзанлыларның чираттагы җиңүенә өмет белдерделәр. Әлфрит Әлиф улы, җитәкче буларак бу эштә зур җаваплылык хисен тоеп, әлеге проект җиңсен өчен күп көч куюы турында ассызыклап үтте. Йомгаклау җыелышында инициатив төркем сайланды, ул авылның иң актив һәм абруйлы кешеләрен берләштерде. Җыелышта катнашучылар “ППМИ-2026” программасын гамәлгә ашыруга акчалата күпме чыгымнар кирәк булуын да ачыкладылар. Туган җиренә битараф калмыйча, бу проекты хуплап чыккан иганәчеләр Благовар район хакимияте башлыгы Марат Азамат улы Йосыпов белән очрашты.
Иске Абзан авылы халкы элек-электән матур яшәргә омтыла. Ләкин кайбер максатларга ирешү өчен дәүләт ярәме дә тәлап ителә. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы белән аларның өметләре акланыр, дип ышанасы килә.