Җәмгыять
29 Января , 08:30

Андрей Трубецкой: “Коллегаларны тыңлау, тәҗрибә уртаклашу мөһим”

     Уфада "Торатау/" Конгресс - холлында старт алган «Кече ватан-Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумының төбәк көнендә  ХМАО Сургут районы башлыгы Андрей Трубецкой  катнаша.

Андрей Трубецкой: “Коллегаларны тыңлау, тәҗрибә уртаклашу мөһим”Андрей Трубецкой: “Коллегаларны тыңлау, тәҗрибә уртаклашу мөһим”
Андрей Трубецкой: “Коллегаларны тыңлау, тәҗрибә уртаклашу мөһим”

Уфада «Торатау» Конгресс - холлында старт алган «Кече ватан-Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумының төбәк көнендә  ХМАО Сургут районы башлыгы Андрей Трубецкой  катнаша. Ул муниципальара хезмәттәшлек турындагы фикерләре белән уртаклашты.

 - Бүгенге форум муниципаллар, төбәкләр һәм федераллар бер-берсе белән аралаша ала торган бердәнбер мәйданчыктыр, мөгаен. Һәм моның өчен ВАРМСка аерым рәхмәт әйтәсе килә, - диде Андрей Трубецкой. - Без югарырак дәрәҗәдә кабул ителә торган законнар буенча яшибез, шуңа күрә безгә коллегалар белән хезмәттәшлек итү мөһим.

    Муниципалитет башлыгы инвестицияләргә багышланган секциядә катнашачак. Аның үзенең коллегалары белән уртаклашыр тәҗрибәсе бар: муниципалитетның административ киртәләрне җиңү, муниципаль хезмәткәрләрне кызыксындыруның матди һәм матди булмаган ысулларын кертү һәм вәкаләтле органнар, шул исәптән Русиядә беренче муниципаль инвестагентлык булдыру тәҗрибәсе бар.

 - Төбәкләрдәге коллегаларны да тыңлау бик кызыклы булачак, - дип өстәде спикер. - Ресурслар базасы кими, ә ресурслар өчен конкуренция арта. Шуңа күрә тәгәрмәч уйлап табарга вакытыбыз юк. Хезмәттәшләрне тыңлау һәм алардан ниндидер кызыклы тәҗрибәләр алу җиңелрәк.

 #КЕЧЕ_РОДИНА_СИЛА_РОССИИ2026 #Республика_Башкортостан_Уфа #ВАРМСУ 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас