Җәмгыять
29 Января , 09:00

“Алган белемнәремне районыбыз файдасына куллана алырмын дип ышанам”

29-30 гыйнварда Уфада үтүче муниципаль практикалар форумында МХОда катнашучы-мэрлар да бар. Фәдис Сәгыйтов – шундыйларның берсе.

“Алган белемнәремне районыбыз файдасына куллана алырмын дип ышанам”“Алган белемнәремне районыбыз файдасына куллана алырмын дип ышанам”
“Алган белемнәремне районыбыз файдасына куллана алырмын дип ышанам”

Муниципаль практикалар форумында МХОда катнашучы-мэрлар да бар. Фәдис Сәгыйтов – шундыйларның берсе.

 Фәдис 2024 елның көзендә яраланып өенә кайта. Якташлары тәкъдиме буенча ир-ат Башкортстанның Зилаир районы Өркәч авыл советы хакимиятен җитәкләргә ризалашкан.

    Фәдис сугыштан тыныч тормышка күчү җиңел бирелмәде, дип белдерде.

 - Монда тәртипләр, бурычлар, гадәтләр башка, - ди ул.

   Авыл советы башлыгы фикеренчә, мондый форумнарда катнашу үз муниципалитетыңны үстерү өчен күп мөмкинлекләр бирә.

 - Мин туризмга багышланган секциягә язылдым. Алган белемнәремне районыбыз файдасына куллана алырмын дип ышанам.

     Бүген Фәдис Сәгыйтов муниципаль идарә өлкәсендә 500гә якын экспертны берләштергән «Кече ватан - Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумының төбәк көне делегатлары арасына керде.

 

 #КЕЧЕ_РОДИНА_КИЛА_РОССИИ2026 #Республика_Башкортостан_Уфа #ВАРМСУ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас