Форумда 500дән артык катнашучы — ил төбәкләренең урындагы үзидарә вәкилләре — иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр белән танышу өчен республика шәһәрләренә һәм районнарына юл тотачак.
Кунакларга Башкортстанның уникаль проектлары белән танышу өчен биш маршрут күрсәтеләчәк.
«Инновацион муниципалитет» трегы барышында форум делегатлары Уфа хакимиятенең ситуацион үзәгендә булачаклар, Евразия НОЦ вузара студентлар кампусын һәм Башкортстан Республикасы идарә үзәген караячаклар.
«Инициатив муниципалитет» трегы форумда катнашучыларны Чишмә май экстракцияләү заводы эше белән таныштырачак. Алар Чишмә районы хакимиятендә «Инвестпланерка» да булачаклар һәм «Дуслык» сәүдә үзәгендә «Балачак территориясе» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрәчәкләр.
«Креатив муниципалитет” трегы кунакларны Бөре тарихи музее һәм «Чирковъ» креатив киңлегендә керамика һәм чүлмәкчелек музеена алып киләчәк, Уфаның «Арт-квадрат»ында тәмамланачак.
«Сәнәгать муниципалитеты» трегы Благовещенның «ПОЛИЭФ» һәм «Фабрик Продакшн» предприятиеләре эшен күрсәтәчәк. Азактан кунаклар “Уфа” индустриаль паркын караячак.
29-30 гыйнварга да эшлекле программа планлаштырылган. «Торатау» Конгресс-холлында форумда катнашучыларны төрле форматта очрашулар көтә. Иң мйһимнәре : Башкортстан Башлыгы белән «Туры сөйләшү» очрашуы һәм икътисадның төрле тармак вәкилләре белән киләчәк турында диалоглар.
Форум чараларында федераль спикерлар катнаша:
#МАЛАЯ_РОДИНА_СИЛА_РОССИИ2026 #Республика_Башкортостан_Уфа #ВАРМСУ