Җәмгыять
27 гыйнвар , 14:50

Төзелешләр дәвам итәчәк

    2026 елда Башкортстанда 58 объектны проектлау һәм төзү планлаштырыла.

Төзелешләр дәвам итәчәкТөзелешләр дәвам итәчәк
Төзелешләр дәвам итәчәк

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышында республика адреслы инвестиция программасы кысаларында социаль объектлар төзү турында фикер алыштылар.

    Премьер-министр билгеләп үткәнчә, узган ел Башкортстан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе портфеле 8,3 млрд сумлык 90 объект тәшкил иткән. Әлеге акчаларның дүрттән бер өлеше диярлек федераль бюджеттан җәлеп ителгән.

    – 2025 елда 17 млрд. сумлык 14 социаль әһәмиятле объект файдалануга тапшырылды. Алар арасында Яңавылда, Учалыда һәм Благовещенда яңа поликлиникалар, Республика кардиоүзәгенең хирургия корпусы, Үргәз һәм яңа Мөслим авылларындагы мәдәният йортлары, Федоровка һәм Куергазы районнарындагы бассейннар, шулай ук Мәләвездәге «Спартак» стадионы бар, – диде Андрей Назаров.

   Фото: bashinform.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас