

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Хөкүмәте утырышында мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау мәсьәләсе каралды.
– 2022 елдан алып 181 мәктәп бинасы ремонтланды һәм җиһазландырылды. Шуларның 39ы – 2025 елда. Узган ел шулай ук 2 балалар бакчасы һәм 2 көллият капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылган. Шунысы мөһим, бу эш дәвам иттереләчәк. Тиешле федераль программалар 2027 елга кадәр озайтылды. Бу чорда тагын 78 объектны ремонтлау планлаштырыла,- дип ассызыклады Премьер-министр Андрей Назаров.
Мәгарифоешмаларындакапитальремонтүткәрүтурындатулыракитеп БашкортстанРеспубликасы мәгарифминистрыИлдарМәүлетбирдинсөйләде. Агымдагыелда республика территориясендә «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә», «Профессионалитет» милли проектлары чараларын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф системаларын модернизацияләүнең 3 федераль программасы буенча мәгариф оешмаларына капиталь ремонт ясала.
Фото: bashinform.ru