Аерым алганда, Екатерина Мизулина үзенең рәсми Телеграм-каналында Югары Яркәй авылының Рахманов исемендәге 2нче урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларыннан алынган хәбәрнең скриншоты белән пост урнаштырды.
«Мәктәп укучылары, көллият студентлары һәм аларның ата-аналары төрле шәһәрләрдән һәм авыллардан уку йортларында җылылык белән бәйле проблемалар турында язалар. Красноярск крае, ХМАО, Новосибирск, Омск, Кемеров, Ростов, Чиләбе, Төмән өлкәләре, Башкортстан Республикасы, Пермь крае», — дип язган Мизулина.
Илеш мәктәбе укучылары исә, тәрәзә артында -25°булганда, мәктәптә салкын булуынаКичә республиканың мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин ата-аналарны һәм укучыларны төбәктә салкыннар көтелүе турында кисәтте һәм тәрәзә артында нинди температурада укучыларның өйдә калырга хокукы барлыгын искәрткән иде.
Министр урыннардагы хезмәттәшләренә биналарда җылылык режимын контрольдә тотуны оештырырга кушты. Илешнең бу мәктәбендә температура нинди булган — әлегә билгеле түгел. «Башинформ» район администрациясенә запрос ясады. Республика Прокуратурасы әлеге хәбәргә бәйле рәвештә тикшерү оештырды.
Фото: «Башинформ».