

Җырлар, уеннар күңелләрне җылытты.
Кем өчендер көн суык, ә кемгәдер - күңел ачу һәм сәламәтлекне ныгыту өчен бер матур сәбәп!
Бүген Уфа "Нур" татар дәүләт театрының балалар студиясе татар төркеме (җитәкчесе Айгөл Юлъякшина) һәм аларның ата-аналары, Башкортстан татарлары конгрессы Уфа шәһәре Октябрь районы бүлекчәсе (идарә җитәкчесе - Ильмир Шәйбәков) белән берлектә оештырылган һәм "Кышкы әкият" дип аталган матур чарага саф һавага чыкты.
Очрашу фәһемле узсын өчен милли җанлы апа-абыйлары тырышты. "Роксана" радиосы алып баручысы Айгөл Фәтхетдинова балалар өчен күңелле уеннар оештырды. Ә Ильмир Шәйбәков уеннарда катнашкан балаларга бүләкләр һәм тәмле ризыклар өләште, Айгөл Фәтхетдиновага Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Татар көйләренә биюләр, туган телдә аралашу, мәтрүшкәле кайнар чәйләр эчү бик күңелле булды! Мондый уеннарны киләчәктә дә үткәрергә кирәк, дип хушлашты җыелучылар.