Җәмгыять
17 Января , 08:12

Президент грантлары системасында— иң күп җиңүчеләр өчлегендәбез

15 гыйнварда социаль проектларны гамәлгә ашыруга Президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Башкортстаннан коммерцияле булмаган 54 оешма әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча 96,8 млн сумлык грант ярдәме алачак.

Президент грантлары системасында— иң күп җиңүчеләр өчлегендәбезПрезидент грантлары системасында— иң күп җиңүчеләр өчлегендәбез
Президент грантлары системасында— иң күп җиңүчеләр өчлегендәбез

Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Аппаратының иҗтимагый проектлар ресурс үзәге безнең төбәкнең коммерцияле булмаган оешмаларының 2026 елда Президент грантлары фондының беренче конкурсында катнашуына нәтиҗә ясады.

Башкортстан җәмәгатьчелеге конкурска 636 гариза җибәргән. Нәтиҗәдә, безнең республика откан проектлар саны буенча Русиянең топ-3 төбәге һәм Идел буе федераль округы буенча топ-2, шулай ук грантлар суммасы буенча округта топ-5 һәм ил буенча топ-10 төбәге исемлегенә керде.

Әйтик, үткән елның беренче конкурсында безнең коммерцияле булмаган оешмалар 73 миллион сумнан артык акча алган иде, ә бу елның беренче конкурсында 54 проектка 96,8 миллион сум бүлеп биреләчәк. Саннар зур, алар үсә, һәм үз проектлары өстендә эшләүчеләрнең җиңүгә ирешә алуы бик шатлыклы", - дип ассызыклады сөйләшүдә Иҗтимагый палата Аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина.

"Башкортстанның коммерцияле булмаган оешмалары Президент грантлары фондының 2026 елгы беренче конкурсына заявка кампаниясе йомгаклары буенча тагын бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүчеләр белән горурланам, чөнки бу саннар артында коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренең үзләре дә, Иҗтимагый проектларның ресурс үзәге дә башкарган катлаулы эш тора", - дип бәян итте Иҗтимагый проектларның ресурс үзәге эксперты, грант конкурсларында күп тапкырлар җиңүче Артур Гыйльманов.

Быел грантлар бирүгә икенче конкурс проектлары 2 февральдән 16 мартка кадәр кабул ителәчәк. Фонд мәгълүматлары буенча, конкурс кысаларында ярдәмгә илнең барлык төбәкләреннән барлыгы 9 310 проект дәгъва иткән. Русия Федерациясе Президенты грантларын коммерцияле булмаган 1469 оешма алачак. Ә ярдәмнең гомум суммасы 4,9 млрд сум тәшкил итәчәк. Бу - Фонд эшләгән бөтен вакыт эчендә бер конкурска бүленгән иң зур сумма.

Фото: БР Иҗтимагый палатасы Матбугат хезмәте.

Президент грантлары системасында— иң күп җиңүчеләр өчлегендәбез
Президент грантлары системасында— иң күп җиңүчеләр өчлегендәбез
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас