Җәмгыять
16 Января , 05:05

Авырлыклар җиңәр өчен бирелә

  Илшат Хөснетдиновның фермер хуҗалыгы сүнеп барган Йосып авылы  киләчәгенә өмет уты кабызды.

Авырлыклар җиңәр өчен биреләАвырлыклар җиңәр өчен бирелә
Авырлыклар җиңәр өчен бирелә

        Республикабызда уңышлы эшләп килүче, елның-елында матур уңышларга ирешүче, тырыш хезмәте белән авылдашлары, райондашлары арасында абруй казанучы  фермерлар бихисап күп. Андыйлар турында “аягында ныклы басып торучы” диләр.

       Шундый тырыш, үҗәт, авырлыкларга карамастан, алдына куйган максатына баручы һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, аягында ныклы басып торучы үзенчәлекле шәхесләрнең берсе – Илшат Әнәс улы Хөснетдинов. Дүртөйле районының Әңгәсәк авылында яшәүче бу ир узаманы крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, кайчандыр сүнеп барган, киләчәге ак томаннар артына кереп югала язган Йосып авылына җан өргән.

     Эш шунда: Илшат Әнәс улы моннан биш ел элек, ягъни 2020 елда банкротлык чигенә килеп җиткән “Танып” җәмгыятен тергезү, аны аякка бастыру эшенә тотынган. Үзе әйтмешли, әйе, аны бу эшкә димләгәннәр. Ләкин туган туфрак, киң һәм иркен басулар, шунда яшәгән халык күңеленә якын булмаса, сүнеп баручы авыллар, ташландык хәлгә килүче басулар язмышы күңелен борчымаса, ризалашыр идеме ул бу эшкә? Юктыр.

     Илшат Әнәс улы урта мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтының ветеринария факультетына укырга кергән. Намус белән армия хезмәтен үтәп кайткан. Дипломлы белгеч туган районына кайтып, озак еллар Әңгәсәк авылында ветеринария дәваханәсе һәм участогында эшләгән. Берникадәр вакыт Уфада “Россельхознадзор” идарәлегендә, аннары “Башнефтьгеофизика” оешмасында баш подрядчик булып тырыш хезмәт салган. Шулар белән беррәттән урман хуҗалыгы эшләре белән дә шөгыльләнгән. Кайда гына эшләсә дә, җаваплылык һәм эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларны алга куярга өйрәнгән.  

    Илшат Әнәс улы белән без Дүртөйле районына командировкага баргач таныштык. Булачак фермер Каеш авылында туып-үскән. “Шул Каешта туганга гына чыдап, авырлыкларны ерып чыга алганмындыр дип шаяртам”, - ди ул үзе, киң елмаеп.

     Ә авырлыкларны, чыннан да, күп күрергә туры килә аңа. Бигрәк тә эшли башлаган чорда авырга туры килә. Хуҗалыкны кабул итеп алганда хәлләр һич мактанырлык булмаган: биналардан – сакланып калган бер корпус, маллардан – якынча йөз баш сыер, су юк. Аның каравы, булачак фермерны хуҗалыкның 800 мең сумлап бурычы, 2016 елдан алып түләнмәгән салымнар каршылаган.  Хезмәт хакы буенча да миллионнарча сум бурыч җыелган булган.  Менә шундый “мирас” белән эш башларга туры килгән аңа. Бу – 2020 елның августы тирәләре.

 - Ташландык хәлдәге хуҗалыкка ныклы ремонт кирәклеге аңлашылды. Булган биналарны тергезеп, буяп, түбәләрен ябып, яңадан җиһазлап, эш башлап җибәрдек. Яңа ашлык склады төзедек, техникаларны барладык, - дип хәтерли Илшат Әнәс улы.

   Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә хуҗалык әкренләп тернәкләнә башлый. Бүгенге көндә “Хөснетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында иткә дип токымлы мөгезле эре терлекләр асрыйлар, атлар үрчетәләр, басулардан мул уңыш алалар.  “Ничә баш мал асрыйсыз?” дип сорагач, хуҗалык җитәкчесе елмаеп: “Кем әйтмешли, “суеверный”рак кеше мин, сер булып калсын әле, әйтми торыйм, - диде. -  Итчелек юнәлешендә эшлибез. Өч елыбыз гына хуҗалыкны тергезүгә китте. Чәчү мәйданнарын 200 гектардан 600 гектарга кадәр җиткерүгә ирештек. Печәнлекләр белән бергә барысы бергә 1200 гектарга баса. Туфрак бу якларда – үзенчәлекле, авыр. Шуда күрә дә аның шушы үзенчәлеген исәпкә алып эшләргә туры килә”.

    Көзен алынган уңыш турында сорагач, Илшат Әнәс улы эшли башлаган елда уңышның бик түбән булуын, ә менә 2025 елда кайбер басулардан гектарыннан 40-45шәр центнер алулары турында әйтте.  150 гектарда – уҗым культуралары, башлыча уҗым бодае, солы, арпа үстерәләр. Техникалары җитә.

      Мал абзарларын да карап чыктык.  Кураларда алты үгез бар.  “Нәсел үгезләрен яңартып торабыз, кан алышынырга тиеш”, - дип аңлатты Хөснетдинов.  “Хәзер яхшы үгез табуы да авыр бит әле ул...” диюебезгә Илшат Әнәс улы: “Эзлибез, сораштырабыз. Менә берсен Таймырза авылыннан алдык. Яхшы токымнарны республика буенча белешәбез”, - диде.

    Иткә дип маллар асрау бер хәл, аны сатарга да кирәк бит. Илшат Әнәс улы әзер продукцияне башлыча Куяды, Нефтекама ит комбинатларына тапшырулары турында әйтте.

 - Хуҗалык җитәкчесемен дип ак күлмәктә, кабинетта гына утырмыйбыз. Үзебез сәнәк тотып, үзебез тракторга утырып эшлибез. Эшләр генә алга барсын. Бар максат шул. Эшләгән кеше үз вакытында хезмәт хакын да алырга тиеш. Бу җәһәттән хуҗалыкта проблемалар юк, эшчеләр хезмәт хакын вакытында акчалата алалар. Комбайнчыларга урып-җыю эшләре вакытында өстәмә түләү дә каралган әле, - ди ул.

    Илшат Хөснетдинов, фермер булудан тыш, районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Аның башлангычы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә районда беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен күчмә мунча төзелеп озатылган. Бүген дә ул Ватанны саклаучыларыбызга даими ярдәм күрсәтә, шул исәптән төзелеш материаллары әзерләп фронтка озата. Гуманитар конвой составында үзе дә берничә тапкыр яугирләребез янына барып кайткан. Февральдә тагын юлга чыгарга җыеналар. Яугирләребезгә ярдәм йөзеннән унлап машина җибәргәннәр.

    Илшат Әнәс улының күңелен биреп башкара торган тагын бер шөгыле бар – ул атлар үрчетә. Бу акыллы малкайлардан башка авыл хуҗалыгын күз алдына да китереп булмый. Без дә, фермер белән бергәләп, малкайларны күреп, аларны тәмлекәчләр белән сыйлап киттек: уч төбенә салган татлы кәнфитләребезне “ә” дигәнче кабып та куйдылар алар.

       Фермерның терәге – аның  уңган ярдәмчеләре. Механизатор Нафиков Фларит, малчы Галеев Ермак һәм Кәримов Вил турында Илшат Әнәс улы тик җылы сүзләр генә әйтте.

 - Киләчәктә хуҗалыкны саклап, ныгытып, тырышып эшләү, авылларның сүнүенә юл куймау – менә шундый планнар белән яшибез, - ди фермер. - Туризмны үстерергә дә хыял бар. Ләкин моның өчен вакыт, мөмкинлекләр һәм кадрлар кирәк.

   Илшат Әнәс улының гаиләсе – аның төп терәге. Тормыш иптәше Винера Рәсүл кызы гомер буе Әңгәсәк дәваханәсендә баш табиб булып эшләгән.  Бүгенге көндә иренә ярдәм йөзеннән хуҗалыкта документ эшләрен алып бара. Кызы Лилия  кияве белән икесе дә – лор-врачлар. Республика клиник дәваханәсендә эшлиләр. Лилия әле бәби ялында икән, нәни кызчык үстерәләр. Улы Дамир – юрист. “Якыннарымның ярдәме бик зур”, - ди Хөснетдинов.

    Малкайларны, абзарларны, КФХ территориясен карап йөргәндә Илшат Әнәс улына сәер генә бер сорау да бирдек әле. “Ник алындым бу эшкә? Ник кирәк булды миңа бу хуҗалык? дигән үкенүле сораулар тумыймы?”- дип сорадык.

 - Андый уйларга бирелергә һич кенә дә вакыт юк, - дип җаваплады ул. – Тир түгеп кенә нәрсәгәдер ирешергә була. Ләкин моның өчен тәҗрибәң булырга тиеш.  Хәтерлим әле, өченче класстан соң колхоз басуларында эшли башладык –  башта чөгендер  басуында, АВМда, аннары комбайнчы ярдәмчесе булдым.  Монда эшкә килгәч, миңа кешеләрдән “бу ничек була ул, монысы ничек эшләнә ул?” сорап йөрергә туры килмәде. Менә хуҗалык, менә кырык якта хәл итүне көтеп торган эшләр – эшлә генә. Үткән елны хәтта бозаулый алмаган малкайны кесерев кисеме белән бозаулатырга туры килде.  Карап торып булмый, өс киемеңне саласың да, кайда кирәк, шунда кереп китәсең.... Үзем агроном, үзем инженер, үзем мал табибы, тракторчы – башкача булмый.  Эшләргә, гөрләтеп яшәргә була – илләр  генә тыныч булсын.  Сугыш бетүе турында сөенечле хәбәрләр көтәбез.Тырышырга, авылдашлар йөзенә кызыллык китермәскә тиешбез. Күңелдә җаваплылык хисе зур. Район җитәкчелеге юкка гына ышаныч күрсәтмәгәндер бу эшкә алынганда.

    Илшат Әнәс улы берникадәр буш вакыт табылса, Донбасска, Белгородка, Луганскига барып кайтулары турында әйтте.

 - Гуманитар ярдәм җыю җиңел түгел, аңлап торабыз, - ди ул. - Эстафета буларак, бу эшне без башлап җибәрдек. Үзем дә хезмәт итеп кайткан кеше буларак, яугирләрнең хәлен яхшы аңлыйм. Ничек тә ярдәм итәсе килә. Улым Дамир да – армия  чыныгуы алган кеше. Ул данлыклы 155 санлы бригадада, диңгез пехотасында хезмәт итте. Менә бая СВОга машиналар җибәреп, ярдәм итәргә тырышабыз, дидек бит. Эш шунда:  аларны улым Динар Ильясов исемле егет белән бергәләп – ул Чечнядагы беренче  хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран яугир-десантчы –  эзләп табып, нормаль хәлгә җиткереп, яугирләребезгә шулай озатабыз. Халык эш-гамәлләребезне хуплый. Ә халык монда бик үзенчәлекле. Эшли башлаган мәлләрдә, бәлки, сагаеп, шикләнеп тә караганнардыр. Хәзер, шөкер, мин биш ел эшләгәннән соң, апалар, әбиләр, өлкәннәр, китә күрмә инде, диләр. Халык ышанычы күңелне җылыта.

     Илшат Әнәс улы туган авылы белән дә элемтәсен өзми.  Авылдашлар белән бергә һәлак булган яугирләр истәлегенә һәйкәл эшләп куйганнар.

 - Еш кына төнге сәгать дүртләрдә, бишләрдә уянам да, үземчә планнар корам: тагын ниләр эшлисе булыр? Нинди мөмкинлекләр бар? Кемнәр белән башкарып чыгарбыз? Аннары инде шул эшләрне экренләп тормышка ашырасың...” - ди ул уйчанланып. – Әлбәттә, аръяктагы хуҗалыкның тигез, күпереп торган туфраклы басуларына ак көнләшү белән карарга булыр иде ул, ләкин аңлап торам – менә  бу басуларга да игътибар кирәк, аларны да чәчәргә, эшкәртергә, уңыш алырга кирәк. Ә моның өчен тырышырга, бар көчеңне, сәләтеңне салып, булдыклылыгыңны эшкә җигеп, эшләргә кирәк. Без шулай итәбез дә. Башка юл юк. Бу җирләр – безнең җирләр. Бу басулар – безнеке. Үзебезнең туган җир.

    Бүгенге көндә “Хөснетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы ышанычлы адымнар белән алга атлый. Фермер аны ныгыту өчен бөтен көчен куя – кирәкле авыл хуҗалыгы техникасын сатып ала, җитештерү базасын яңарта. Аның тырыш хезмәте хөкүмәтнең югары наградасы белән бәяләнгән: Илшат Әнәс улына үткән ел ахырында “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем бирелгән.  Һәм бу, һичшиксез, лаеклы бәя.

    Бу очрашу вакытында безне, “Өмет”челәрне, сөендергән тагын бер хәл булды:  Илшат Әнәс улы хуҗалыктагы тугыз кешене “Өмет”ле итте. Бу тагын бер мәртәбә булдыклы фермерның авылдашлары турында кайгыртуы, аларны рухи азыклы итәргә омтылуы, кешелеклелеге турында сөйли. Без исә рәхмәтләребезне җиткереп, Илшат Әнәс улына быелгы елда да уңышларга ирешүен, уй-ниятләренең чынга ашуын телибез.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас