

14 гыйнварда Уфада филология фәннәре докторы, тел галиме, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасы мәгариф министры, БР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, Русия Федерациясенең һәм Башкортостан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, Акмулла университетының мактаулы профессоры Фирдәүс Гыйльметдин кызы Хисамитдиновага тантаналы рәвештә мемориаль такта ачылды.
Профессор Фирдәүс Хисамитдинованың исеме М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Ул 1974 елда БДПИын тәмамлаган, 1985-1995 елларда университетта башкорт теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булган.
1990 еллар башында Фирдәүс Гыйльметдин кызы югары уку йортында башкорт филологиясе факультетын оештыру өчен күп эшләр башкара һәм 1992-1995 елларда әлеге факультетның беренче деканы була.
Ачылу тантанасында хөрмәтле кунаклар, Фирдәүс Гыйльметдин кызының туганнары, укучылары һәм хезмәттәшләре катнашты. Сәламләү сүзе белән Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Акмулла университеты ректоры Салават Сәгыйтов чыгыш ясады.
Чара азагында мемориаль тактага чәчәкләр салынды.