

Артемий Лебедев биш бүлмәле фатирын сатып та, торакның яңа хуҗабикәсе Полинага Лурьега ачкычларны бирмәгән Долинаны тәнкытьләде. Интернеттагы хәбәрләргә караганда, Лариса Долина фатир ачкычларын Лурьега тапшырмыйча Абу-Дабига ял итәргә киткән. Чыннан да, "акчам калмады, мошенниклар тозагына эләктем дип елаган Долина Абу-Дабида иң затлы кунакханәдә тукталган. Анда бер төн куну 300 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр диләр..." дигән хәбәрләр белән интернет тулган.
“Гомумән, кемдер үзен акылдан язган карчык кебек тота икән, бу бик катлаулы хәл, Долина үзен бик ямьсез тота", - дип белдерде Лебедев.