Җәмгыять
14 гыйнвар , 09:50

“Арт шәрифләребезне зурайтмыйбыз!”

Русия хатын-кызлары танылган блогершаның үлеменнән соң арт шәрифләренә тимәскә булганнар.

“Арт шәрифләребезне зурайтмыйбыз!”“Арт шәрифләребезне зурайтмыйбыз!”
“Арт шәрифләребезне зурайтмыйбыз!”

     Туташлар һәм ханымнар танылган блогер Юлия Бурцеваның үлеменнән соң арт саннарына пластик операция ясатып, зурайтудан күпләп баш тарта башлаганнар.  Бу хакта Baza басмасы хәбәр итә.

   Ел башыннан филлерлар ярдәмендә арт санны зурайту белән шөгыльләнүче шәхси клиникалар клиентларын күпләп югалта башлады. Мәскәү, Казан, Иркутск һәм Владивостоктан медицина учреждение вәкилләре процедурага ихтыяҗның 40 процентка кадәр кимүе турында хәбәр итәләр.

     Элегрәк клиникалар тәүлегенә дүрт-алты консультация уздырса,  хәзер — атнага бер-ике. Шул ук вакытта процедура белән кызыксынган пациентлар да табиб белән әңгәмәдән соң кире әйләнеп килмәгәннәр.  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас