

Каләмдәшләрне котлыйбыз!
Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" гәзитенең беренче саны дөнья күргән.
️Бүген, 13 гыйнвар көнне, матбугат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме - Русия матбугаты көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Башкортстан Башлыгы журналистларны Русия матбугаты көне белән котлады
"Башкортстанның барлык журналистларын Руссия матбугаты көне белән котлыйм! Һөнәри бәйрәм белән!"- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика вакытлы матбугат вәкилләренә мөрәҗәгать итте. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, төбәктә абруйлы һәм әһәмиятле басмалар күп. Һөнәри бәйрәм уңаеннан ул иң өлкәне — быел 120 еллыгын билгеләп үтүче «Республика Башкортостан» гәзите турында сөйләде. Гәзитнең беренче саны 1906 елда чыга, ул вакытта ул «Уфимский рабочий» дип атала иде.
„Минем балачакта һәм яшьлектә “Советская Башкирия" исемен йөртә иде, ул вакытта аның тиражы 120 мең данәгә җитә иде, — дип уртаклашты республика җитәкчесе. — Төрле елларда биредә Степан Злобин, Әнвәр Бикчәнтәев, Мостай Кәрим, шулай ук Константин Симонов һәм танылган сатирикның әтисе Николай Задорнов кебек танылган язучылар һәм журналистлар эшләде һәм басылып чыкты». Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, «Башкортстан Республикасы» беренче булып Ырынбур өлкәсендә Уфа галиме Анатолий Пшеничнюк тапкан сармат алтыны турында дөньяга хәбәр итте.
"Ул вакытта интернет юк иде әле, газета редакцияләре оперативлыкта ярыштылар. Бүген мәгълүматка кытлык юк, иң мөһиме – кешеләргә бу чиксез диңгездә ориентирлашырга ярдәм итү, дөреслекне ялганнан аеру. Һәм монда — безнең массакүләм мәгълүмат чараларының төп бурычы, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы. - Авыр эшегездә уңышлар телим!»
Ә безнең милли матбугат чыганаклары, ашыгыч һәм соңгы хәбәрләрдән тыш, туган телне, милли байлыгыбызны, рухи дөньябызны, халкыбызны үзе буларак саклап калу юлында эшләвен дәвам итә. Фикердәшләр безнең белән бергә булыр, яздырыр, укыр, дип ышанасы килә.
Барлык каләмдәшләрне - киң күләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен һәм ветераннарыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
Быел без дә 35 яшебезне тутырабыз! Дистә еллар дәвамында бергә калган тугры дусларыбызны – гәзит укучыларны котлыйбыз. Мәгьрифәтле, каләмле булып калыйк, дуслар, балалар туган телне белеп үссен.
Фото: kiziltan.ru