Җәмгыять
12 гыйнвар , 11:13

Туклану шифалы булырга тиеш

   2022 елдан республиканың социаль туклану предприятиеләре ассоциациясе мәктәп азык-төлек блокларын модернизацияләү максатына 185 млн сум акча юнәлдергән.

Туклану шифалы булырга тиешТуклану шифалы булырга тиеш
Туклану шифалы булырга тиеш

    Ассоциация 32 муниципалитетта 16 операторны берләштерә. Алар 1 653 азык-төлек блогында эшли, анда 533 мең бала кайнар ризык ала, бу республикада яшәүче яшьләрнең 76 проценты. 2022 елдан мәктәп азык-төлек блокларына инвестицияләр күләме 185 млн. сум тәшкил иткән.

   Туклану операторлары ярымфабрикатлар, камыр ризыклары, кондитер әйберләре җитештерү буенча 14 цех ачканнар. Чыгарыла торган барлык продукция балалар туклануы өчен дәүләт теркәвенә ия. Шулай ук Ассоциация әгъзалары җирле товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итү өчен авыл хуҗалыгы кооперативлары ачканнар. Барлык операторларның җитештерү куәтләренә инвестиция кертемнәренең гомуми күләме 2 млрд сумнан артып китә. Чишмә районында балалар өчен диетик туклану заводы 90 процентка әзер, аңа кертемнәр 965 млн сум тәшкил иткән. Аның куәте – аена 850 тонна продукция җитештерү. Объектны ачу февральгә планлаштырылган.

    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортостан илдә беренчеләрдән булып, туклануда чикләүләр булган, шул исәптән шикәр диабеты булган укучыларның ихтыяҗларын исәпкә алып, диетик меню кертелде. Моннан тыш, мәктәп ашханәләрендә эко-буфетлар булдырганнар һәм вариатив меню эшләгәннәр.

    Фото: panoramarb.ru

    

                                             

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас