Җәмгыять
12 Января , 11:34

Иске лифтлар беткәнме?

   Башкортстанның күпфатирлы йортларында эксплуатация срогы чыккан барлык лифтларны алыштырдылар.

Иске лифтлар беткәнме?Иске лифтлар беткәнме?
Иске лифтлар беткәнме?

    2023-2025 елларда Башкортстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында 2369бинада16,3млрдсумлык2 600 төр эшбашкарылган. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә«Башкортстан Республикасының төбәк операторы» фонды генераль директоры Павел Сафонов хәбәр итте.

   2025 елда 272 йортның түбәсе һәм 71 бинаның фасады ремонтланган. Моннан тыш, 623 лифт алыштырылган, 107 йортта су белән тәэмин итү һәм су агызу системаларына ремонт ясалган, 38 йортта электр белән тәэмин итү, 26 йортта җылылык белән тәэмин итү, 15 йортта газ белән тәэмин итү системаларына ремонт ясалган. Бу 130,9 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән.

   Фондның генераль директоры билгеләп үткәнчә, Башкортстан илнең 25 еллык норматив эксплуатация срогы тәмамланган лифтларны алмаштыруны тулысынча тәмамлаган беренче төбәкләренең берсе булды. 2026-2028 елларга 1 354 йортта 1 428 төр эш башкару планлаштырыла. Шул исәптән – 856 бинаның түбәсен ремонтларга һәм 461 лифтны яңартырга план ткорылган.

    - Фондхалыкбелән тыгыз элемтәдәэшли. Капремонтэшләребашланыр алдыннанхалык белән очрашулар үткәрәбез, анда техник күзәтчелек, подряд оешмалары белгечләре катнаша, – диде Павел Сафонов.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас