

Әйтик, былтыр Урман хуҗалыгы министрлыгы «Урманнарны саклау» федераль проектының «Экологик иминлек» милли проектын төп күрсәткеченә — урманнарның китү һәм яңадан торгызу балансына кимендә - 103 проценты нисбәтендә ирешергә планлаштыра.
Бу бурычны үтәү өчен 13 мең гектардан да ким булмаган мәйданда урман торгызу эшләре башкарырга кирәк булачак. Шул ук вакытта үткән елда да план нигезендәге саннарга ирешелгән. Якынча мәгълүматларга караганда, республикада урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча эшләр күләме 13,5 мең гектар тәшкил иткән, бу киселгән урманнар мәйданына туры килә.
— Шулай да урман торгызу чараларының гомуми күләме ким дигәндә 15 мең гектар мәйданда үтәлер дип көтәбез, — дип белдерде Марат Шәрәфетдинов. - Урман торгызуның иң зур күләмнәре республиканың урманнарны интенсив әзерләү районнарында башкарылды. Болар Учалы, Нуриман, Баймак һәм Зилаер районнары.
Фото: «Башинформ».