+21 °С
Ясно


Бүген Әлшәй районында яшәүче Ралина белән Айнур Хаҗиевлар өйләнеште. Алар быел Башкортстанда кавышкан иң беренче пар булды.
Яңа гаилә коручыларны Әлшәй районы хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин тәбрикләде. Яшьләргә ул ныклы гаилә, мәхәббәт һәм иминлек теләде. Хаҗиевларның гаилә тормышы бәхет, үзара аңлашу һәм җылылык белән тулы булсын, диде ул.
Айнур белән Ралинаны бу мөһим вакыйга белән без дә котлыйбыз һәм аларның мәхәббәте көннән-көн ныгый гына баруын телибез!
Фото: БР Юстиция буенча Дәүләт комитеты.