

Бөек Ватан сугышы ветераны Татьяна Савинага 1 гыйнварда 101 яшь тулган.
Аңа Русия Президенты Владимир Путин котлау җибәргән. Бу хакта Уфаның Ленин районы хакимиятендә хәбәр итәләр.
Татьяна Ивановна сугыш елларында тылда хезмәт иткән. Аннан соң башкаланың Агрегатлар заводында эшләгән.
Ире белән бергә алар 5 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген йөзъяшәр әби 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы уңышларына сөенеп, дөньяда иминлек урнашуын тели.
– Олы яшьтә булуына карамастан, безнең картәни – молодец! Ул һәрвакыт безнең барлык эшләребез хакында белеп тора, технологияләр турындагы яңалыкларны кызыксынып тыңлый, ә аның юмор хисе – искиткеч. Аның шаяртуларына барыбыз да сокланабыз. Безнең өчен ул – тормышны ничек яратырга кирәклеге үрнәге, – ди оныгы Алексей.