Җәмгыять
30 Декабря 2025, 06:10

Тәмәке сатып аласың икән, Max аша яшеңне расла

Бу яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау өчен эшләнә. 

Тәмәке сатып аласың икән, Max аша яшеңне раслаТәмәке сатып аласың икән, Max аша яшеңне расла
Тәмәке сатып аласың икән, Max аша яшеңне расла

Русия Президенты Владимир Путин тәмәке, алкоголь яки энергетиклар сатып алганда Max мессенджеры ярдәмендә яшьне раслау турындагы канунга кул куйган.

Кибетләрдә продукция сатып алучы әле балигъ яшькә җиткәнме, юкмы - МАХ ярдәмендә җиңел генә белү мөмкин булачак.

Моннан тыш, мессенджер аша хәвефле газлы товарлар сатып алырга һәм лотереяләрдә  һәм мавыктыргыч чараларда катнашу өчен яшьне расларга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә яшь чикләүләре булган товарлар сатып алганда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассаларында яшьне раслауның яңа технологиясен тестлаштыру башланды, ә бу, беренче чиратта, балаларга алкоголь һәм тәмәке сатуны чикләү өчен. 

Опция MAX мессенджерын кулланучыларга мөмкин булачак. MAX мессенджеры ярдәмендә шәхесне раслау өчен профильне "Дәүләт хезмәтләренә" бәйләргә һәм санлы ID булдырырга кирәк.

Яшь чикләүләре булган товарларны сатып алу өчен үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кассасында QR-код рәвешендә санлы ID скан үткәрү дә җитә, ул смартфон экранында MAX кушымтасында чагылачак, шул рәвешле шәхесне раслый.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас