Җәмгыять
30 Декабря 2025, 10:09

Башкортстан 112 ил белән икътисадый элемтәдә тора

Башкортстан хөкүмәтендә төбәкнең тышкы икътисади эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

Башкортстан 112 ил белән икътисадый элемтәдә тораБашкортстан 112 ил белән икътисадый элемтәдә тора
Башкортстан 112 ил белән икътисадый элемтәдә тора

БР Хөкүмәтенең 2025 елда социаль-икътисадый үсешенең якынча нәтиҗәләренә багышланган йомгаклау утырышында тышкы икътисадый бәйләнешләр өлкәсендәге эшнең төп нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

   - Башкортстан-халыкара

хезмәттәшлекнең актив катнашучысы булып тора. Без 112 ил белән сәүдә-икътисадый элемтәдә торабыз. Перспективалы базарларга һәм эш форматларына күчәбез, беренче чиратта – Кытай, Беларуссия, Үзбәкстан, Казахстан, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән. Экспортны яклау үзәге 11 ай эчендә Русиядә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Башкортстан шулай ук вакыйгалар потенциалы буенча топ-5 регионга керде, биш ел эчендә 300дән артык әһәмиятле чара уздырды, – дип билгеләп үтте төбәк Премьер-министры Андрей Назаров.

   “Глобаль чакырулар фонында Башкортстан икътисадны диверсификацияли һәм Азиядә яңа вәкиллекләр ачуга әзерләнә”, -дип белдерде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева. Министр

республика икътисадындагы заманча мәсьәләләргә җавап булып торган сыйфатлы, структур үзгәрешләргә басым ясады.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас