

2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Башкортстан Республикасында пассажир транспорты ял көне расписаниесе буенча эшләячәк.Уфаһәм Стәрлетамак агломерацияләрендәавтобуслар һәм троллейбуслар хәрәкәте06:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган.Яңаел төнендәмахсусхәрәкәт графигыгамәлдәбулачак, җәмәгатьтранспортыэше2026 елның 1 гыйнварында 03:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Шәһәр яныһәм шәһәрара маршрутларбуенчаавтобуслархәрәкәтешулай ук ял көне графигы буенча оештырылачак.Кирәк булганда расписаниегәтөзәтмәләр кертелергәмөмкин. Бәйрәмнәрвакытындашәһәряны поездларыял һәм бәйрәм көннәре графигы буенчайөриячәк. Уфа — Күмертау — Оренбург һәм Уфа — Приют — Абдулино төпюнәлешләрендә, массакүләм ташулар көннәрендә, 2025 елның 30, 31 декабрендә һәм 2026 елның 10, 11 гыйнварында «Орлан» шәһәр яны поездлары вагоннары саны 3 тән 6 га кадәр, ә «Ласточка» һәм «Финист» электропоездлары 5 тән 10 га кадәр артачак.
Фото: pravitelstvorb.ru