

Яңа закон гамәлгә кергәч, вазыйфаи затларга һәм шәхси эшкуарларг хокук бозулар өчен 50 меңнән 150 мең сумга кадәр (элек 2дән 4 меңгә кадәр иде), юридик затларга — 200 меңнән 500 меңгә кадәр (элек 20дән 40 мең сумга кадәр) штраф салыначак. Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, җаваплылыкны арттыру кулланучыларны намуссыз сатучылардан яклаячак.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда мондый хокук бозулар арту күзәтелә: 2022 елда 782 хокук бозу очрагы теркәлгән булса, 2024 елда-инде 4132 очрак. Гражданнар ави һәм тимер юл билетларын сатып алганда, банк продуктларын рәсмиләштергәндә һәм медицина хезмәтләрен рәсмиләштергәндә еш очрый.