Җәмгыять
26 Декабря 2025, 14:19

Путин якташыбызны бүләкләде

Котлыйбыз! 

Путин якташыбызны бүләкләдеПутин якташыбызны бүләкләде
Путин якташыбызны бүләкләде

Русия Президенты Уфада туып-үскән якташыбыз, СССРның халык артисты, скрипкачы һәм дирижер Владимир Спиваковка "Русиянең Хезмәт Герое" дигән исем тапшырды.

Путин аны «Бөек музыкант буларак кына түгел, ә искиткеч педагог һәм юмарт хәйрияче буларак та үз урынын тапкан уникаль оста» дип атады.

Кремльнең Екатерина залында Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында маэстро Владимир Путинга рәхмәт белдерде һәм Бөек Җиңү юбилеенда мондый бүләкне алу бик мөһим, дип билгеләп үтте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас