Җәмгыять
26 Декабря 2025, 09:19

Башкортстан Русиянең ЮНЕСКО көн тәртибендәге позициясен ныгытуын дәвам итә

Башкортстан Русиянең ЮНЕСКО көн тәртибендәге позициясен ныгытуын дәвам итәБашкортстан Русиянең ЮНЕСКО көн тәртибендәге позициясен ныгытуын дәвам итә
Башкортстан Русиянең ЮНЕСКО көн тәртибендәге позициясен ныгытуын дәвам итә

 Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Мәскәүдә ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия утырышында чыгышын комиссиянең җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр Министрлыгы департаменты директоры Александр Алимов шәрехләде. Бу хакта Дәүләт Советының телеграм-каналы хәбәр итә.

усия Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның шәхси чакыруы буенча республика башлыгы доклад белән чыгыш ясады, анда ЮНЕСКО линиясе буенча төбәктә халыкара проектларны гамәлгә ашыру буенча Башкортстан кейсын тәкъдим итте. "Бу бөтен ил горурлана торган республика өчен җиңүләр елы. Без алга барабыз. Безнең республика йөзендә таянычыбыз бар. Башкортстан үзенең табигый һәм мәдәни күптөрлелегенә бай. Без-һәрнәрсәдә сезнең көрәштәшләрегез", - диде Александр Алимов.

Бүгенге көндә Башкортстан копилкасында ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кергән ике «Торатау» һәм «Янган-Тау» геопарклары бар. Борынгы кыяда ясалган рәсемле Шульган-Таш мәгарәсе ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мирасы объекты дип танылган. УУНиТ каршында геопартклар һәм тотрыклы үсеш территорияләре буенча ЮНЕСКОның дөньядагы биш кафедрасының берсе ачылды. «Алтын кадак» халыкара эталоннары статусы «Усолка» һәм «Дальний Тюлькас» геологик кисемнәренә бирелгән.

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас