

Бу халыкның начар мөнәсәбәте белән бәйле.
Бу хакта бүген Дәүләт Җыелышында яман шеш авыруларын профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәлдә республика онкодиспансерының баш табибы Гадел Измайлов сөйләде.
Аның сүзләренчә, Салаватның медицина учреждениеләрендә, яхшы хезмәт хакы булуга карамастан, бер генә табиб-онколог та елдан артык эшләми. Баш табиб мондый күренешнең сәбәбен "халык ягыннан начар мөнәсәбәт” дип аңлатты. Моның астында нәрсә күзаллануны Гадел Измайлов аныкламады, ләкин моның бик зур проблема булуын таныды.
Шул ук вакытта Салават республика шәһәрләре арасында онкология белән авыру дәрәҗәсе буенча лидер булып тора: анда 100 мең кешегә 416,2 очрак туры килә (Башкортстан буенча уртача — 373,4). Моннан тыш, Гадел Измайлов билгеләп үткәнчә, Салаватның амбулатор онкология ярдәме үзәгендә кадрлар һәм җиһазлар кытлыгы аркасында диагностика һәм маршрутлаштыруның җитәрлек дәрәҗәсен тәэмин итә алмаганнар.
Шундый ук вәзгыять Белорет, Бәләбәй, Бөре, Күмертау, Сибай һәм Мәсәгутъ үзәкләрендә дә килеп туган. Хәлне төзәтү өчен бу 7 үзәк Республика онкодиспансеры структурасына кертелде.
Фото: gbsalavat.ru