

Республикабыз авылларының һәрберсендә диярлек авылдашларны күркәм эш-гамәлләргә дәртләндереп торучы, яшьләрне һәм өлкәннәрне файдалы эшләргә җәлеп итүче актив, позитив, булдыклы кешеләр була. Бу атнаның шәршәмбесендә без, “Өметчеләр”, Дүртөйле районына эш сәфәре белән баргач, шундый тырыш гүзәл затлар белән таныштык. Авыл клубының фойесында МХО яугирләренә дип маскировкалаучы челтәр бәйләүче ханымнар безне бик ихлас каршыладылар.
Йосып авылының клуб мөдире Госманова Розалия, аның хезмәттәше, мәдәни чаралар оештыручы Гөлфия Әхмәтова һәм тырышып челтәр үрүче Йосып авылы апалары белән танышып, хәл-әхвәлләр белештек, кайчаннан алып бу изге эшне башкарулары белән кызыксындык.
- Үткән елда башлаган идек, бүгенге көнгә кадәр дәвам итәбез менә, - дип сөйләде безгә Розалия Фәрит кызы. – Авылыбыз апалары бу эшкә бик теләп кушылдылар. Маскировкалаучы челтәрләрнең яугирләребезгә кирәклеген аңлап, эшне җиренә җиткереп башкаралар. Менә Элиза Мәгъдәнова, әнә Зөлфия Әюпова. Бик тырышлар, җаваплылар. Ярдәмләшергә килүчеләр бер көнне күбәеп китә, икенче көнне азрак та булырга мөмкин, ләкин барыбер эшне туктатмыйбыз. Хезмәттәшем Гөлфия Әхмәтова белән челтәр үрергә башта үзебез өйрәнеп кайттык, аннары башкаларны да өйрәттек.
Йосып авылы клубында соңгы елларда күркәм үзгәрешләр булган: бинаны газ белән җылыта башлаганнар. Хәзер монда якты, уңайлы, иркен. “Йосыпка читтән яшәргә кайттым да, шушы клубка эшкә кердем. Бу вазифада эшләвемә 3 ел, - дип аңлатты безгә Розалия Фәрит кызы. - Ул вакытта эш башлаганда бернәрсә юк иде, ни аппаратура, ни башка җиһазы дигәндәй. “Хөснетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Әнәс улы Хөснетдиновның ярдәме бик зур булды: ул клубка кагылышлы үтенечебезне игътибар белән тыңлады һәм район хакимияте белән берлектә клубка аппаратура алып бирүдә ярдәм кулы суздылар. Элек клуб утын ягып җылытылган, хәзер газ керде. Эшләргә шартлар булгач, сөенеп кенә торабыз. Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтлебез. Әле менә Яңа елга әзерләнә башладык”.
Клуб хезмәткәрләренең тырышлыгы белән шушында ук МХОга багышланган музей ачып җибәргәннәр. Үзләре әйтүенчә, районда беренчеләрдән булып мондый музей Йосып клубында ачылган.
- Экспонатларны МХОда хезмәт итеп кайткан, “Йосып” позывнойлы улым Дамир Госманов бөртекләп тупларга ярдәм итте. Улым хәзерге вакытта бөтенләйгә тыныч тормышка кайтты, яраларын дәвалау белән мәшгульбез, - ди Розалия ханым.
Якын киләчәктә парафин шәмнәр ясый башлаячаклары турында әйттеләр.
“Бәйләгән челтәрләрне кая илтәсез? Яугирләргә ничек тапшырасыз?”- дип кызыксындык. Розалия Фәрит кызы әйтүенчә, әзер маскачелтәрләрне социаль китапханәгә илтәләр, анда аларга окантовка эшлиләр һәм районнан МХО зонасына баручы гуманитар конвой белән бергә хәрби хәрәкәтләр зонасына озаталар. Маскировкалаучы челтәр бәйләү өчен авыл халкы акчалата ярдәм итә, аннары шул акчага материал сатып алына икән. “Махсус волонтерларыбыз бар, без аларга халыктан җыелган акчаны тапшырабыз да, алар безгә материалларны китерәләр”, - дип аңлатты Розалия Фәрит кызы.
Бик күңелле, җылы тәэссоратлар калдырган очрашу булды ул. Тамашачылар залын карап чыктык. Моңлы тавышлы Розалия белән Гөлфияне, ай-вайларына куймый, җырлар җырлаттык. Үзебез дә аларга кушылдык. Азактан инде изге эшләрендә уңышлар теләп, якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, киләсе елда тагын да очрашырга сүз куешып, хушлаштык. Илләр генә тыныч булсын, күркәм очрашулар күп булыр әле ул.