Җәмгыять
20 Декабря 2025, 17:10

“Сез – безнең горурлыгыбыз!”

Бүген Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 21 декабрьдә билгеләп үтелә торган Күп балалы гаилә көненә багышланган бик җылы  чара узды.

“Сез – безнең горурлыгыбыз!”“Сез – безнең горурлыгыбыз!”
“Сез – безнең горурлыгыбыз!”

Күп балалы, тырыш, күркәм гаиләләр – Башкортстан горурлыгы! Бүген, 20 декабрь көнне, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында 21 декабрьдә билгеләп үтелә торган Күп балалы гаилә көненә багышланган бик җылы  чара узды.

   Күп балалы гаиләләрнең җәмгыятьтәге ролен ассызыклау, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләргә хөрмәт белдерү максатыннан оештырылган яңа дәүләт бәйрәме узган ел дәүләт башлыгы Владимир Путин указы белән гамәлгә куелды.

    Бүген исә Уфада  тантаналы чара кысаларында «Ел гаиләсе» Бөтенрусия конкурсында җиңүче гаиләләрне һәм катнашучыларны бүләкләү булды. Аны Русия Хезмәт министрлыгы һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды оештырган.

     Республикада конкурсның төбәк этабын уздыру өчен оештыру комитеты төзелгән иде. Аның составына төп министрлыклар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре кергән. Традицион номинацияләргә –  “Күп балалы гаилә”, “Авыл гаиләсе”, “Алтын гаилә”, “Гаилә – традицияләрне саклаучы” номинацияләренә тагын берәү өстәлде – ул да булса “Ватанны саклаучы гаиләсе".

    Башкортстанда конкурсның популярлыгы бик тиз үсә. 2025 елда катнашырга теләк белдерүчеләрдән 106 гариза бирелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 63%ка күбрәк.

    Бүген чара кысаларында күп балалы гаиләләр матур чәй табыны артына җыелыштылар, үзләре турында сөйләделәр, гаиләләре белән таныштырдылар. Анда Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

   – 2018 елдан башлап без ел саен диярлек төрле конкурсларда җиңгән, үзләрен күрсәткән һәм башкалар өчен үрнәк булган гаиләләрне хөрмәтлибез, - дип билгеләп үтте ул.

    Чара кысаларында кунаклар һәм бәйрәмгә килүчеләр һәр гаилә конкурс өчен әзерләгән күңелгә үтеп керерлек видеороликлар белән танышты. Бәйрәмдә Андрющенко, Абсатаровлар, Антоновлар, Горшковлар, Исхаковлар, Ишгариннар, Сухаревлар гаиләсенә зур хөрмәт күрсәтелде.

    Уфадан Андрющенко гаиләсе — “Ел гаиләсе-2025” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында гына түгел, федераль этабында да “Күп балалы гаилә” номинациясендә җиңүчеләр. Гаиләдә биш бала үсә. Һәр бала яхшы укый, музыка, спорт һәм рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Әти-әниләре – төп  остазлары: элек “Ирәндек” ансамбле солисты булган Зилә Раил кызы балаларга хореографиядә булыша, ә Ярослав Владимирович, сәнгать һәм музыка белеме алып, балаларны скульптурага һәм фортепианода уйнарга өйрәтә.

    Бүген Андрющенко гаиләсе – югары патриотизм үрнәге дә. 2023 елның ноябреннән гаилә башлыгы, өлкән лейтенант һәм десант взводы командиры, СВО зонасында Ватанны саклый. Батырлыгы өчен ул Суворов медале һәм “Отцовская доблесть” бүләге белән билгеләнгән. Хатыны “Ана даны” медаленә лаек булган.

   Бәйрәм барышында чарага килгән гаиләләрнең сабыйларына татлы күчтәнәчләр өләштеләр. Бүләкләү тантанасыннан соң катнашучылар “Щелкунчик”  балетын карадылар.

 

 

 

 

 

  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас