Җәмгыять
19 Декабря 2025, 08:35

“Ярты ел саен алыштырыгыз, кызлар...”

Аптырамагыз, сүз... трусиклар турында бара.

“Ярты ел саен алыштырыгыз, кызлар...”“Ярты ел саен алыштырыгыз, кызлар...”
“Ярты ел саен алыштырыгыз, кызлар...”

  Хатын-кызларга гардеробларының алыштыргысыз бер әйберен яңасына алыштыруның оптималь вакытын атадылар.

  Аптырамагыз, сүз трусиклар турында бара. Гинеколог Әл-Асад хатын-кызларга ярты ел саен трусикларын алыштырырга киңәш итте.

 Аның тәкъдимен Metro басмасы бастырды. Әл-Асад сүзләренчә, эчке киемнең яраклылык вакыты булмаса да, күпчелек трусикларны һәр ярты ел саен алыштырырга кирәк. Шул ук вакытта гинекологэчке киемнең еш киелүе, ничек юылуы һәм гомумән нинди хәлдә булуы трусикны сатып алу вакытына караганда зуррак әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

    Табиб сүзләренчә, вакыт узу белән эчке киемнең җепселләре таркала, һәм бу тукыманың һава үткәрүчәнлеген  киметә.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас