Җәмгыять
19 декабрь 2025, 04:14

“Корылтайның ишеге һәркем өчен ачык”

Шулай ди Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Юлдаш Йосыпов.

Юлдаш Йосыповның шәхси альбомыннан.Юлдаш Йосыповның шәхси альбомыннан.
Фото:Юлдаш Йосыповның шәхси альбомыннан.

Тарихка күз салсак, 1995 елда Бөтендөнья башкортлары корылтае карары белән оешманың Башкарма комитетының беренче составы булдырыла. Беренче рәисе итеп академик Нияз Мәҗитов сайлана. Корылтайның югары органы – съезд: ул биш елга бер тапкыр җыела. 1995 елдан алты съезд үткәрелгән, аның алтынчысы былтыр оештырылды. Ә быел Корылтайның 30 еллыгы уңаеннан Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.

Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүләрдә милләтара тынычлыкны, теләктәшлекне ныгыту, башкорт халкының рухи мәдәниятен саклау һәм үстерү, чит төбәкләрдә яшәгән милләттәшләргә ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелде. Тематик мәйданчыкларда Корылтай тарихындагы төп вакыйгалар, Русия позицияләрен ныгытуда милли иҗтимагый оешмаларның роле турында фикер алыштылар.

Әлбәттә, 30 ел эчендә илдә һәм дөньяда шактый үзгәрешләр булды. Башкортлар корылтаена алар ничек йогынты ясаган һәм бүгенге глобальләшү, технологик үсеш заманында иҗтимагый оешма нинди максатлар белән яши? Шушы сораулар белән Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Юлдаш Мөхәммәт улы ЙОСЫПОВка мөрәҗәгать иттем.

– Юлдаш Мөхәммәт улы, конференция нинди тәэссоратлар калдырды? – дип кызыксындым тәү чиратта.

– Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 30 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция – ул башкорт дөньясындагы үзәк вакыйгаларның берсе. Конференциянең төп миссиясе Корылтаебызның эш нәтиҗәләрен барлау, аларны ил һәм халыкара даирәдә генә түгел, ә тәү чиратта үзебезнең ветераннарыбызга, оешма әгъзаларына, үзебезгә күрсәтү иде. Бу уңайдан уңышларыбыз шактый, уңышлы эшләп килгән проектларыбыз да, шул ук вакытта игътибар таләп иткәннәре дә бар. Шуңа конференция эшчәнлеккә йомгак ясау булды дияргә кирәк. Милләттәшләр, фикердәшләр белән очрашу, җанлы аралашу – ул һәрвакыт җылы хисләр калдыра.

– 30 ел – аз вакыт түгел. Замана белән бергә Корылтайның максатлары, эш алымнары үзгәрдеме?

– Корылтайның структурасы әллә ни үзгәрмәде дияргә була. Район-шәһәрләрдәге җирле корылтайлар да, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләп килгәннәре дә (соңгыларына геосәяси шартларны исәпкә алырга туры килә) шулай ук калды. Шуны әйтергә кирәк: Башкортстанда 1995 елдан булдырылган 70 бүлекчәнең барысы да бүген дә уңышлы эшли.

Корылтай каршындагы комиссияләр берникадәр үзгәреш кичерсәләр дә, аларның да төп юнәлешләре шул ук калды. Бу оешмага нигез салучыларның зирәклеген, киләчәкне уйлап эш иткәннәрен күрсәтә.

Әмма 30 ел эчендә үзгәрешләрсез булмады, әлбәттә. Эшнең характеры, принциплары сизелерлек үзгәрде. 2010 елларга кадәр Корылтай эшчәнлегенең төп форматы түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр, утырышлар, эшлекле фикер алышулар булды. Ягъни җәмгыять һәм дәүләт белән хезмәттәшлек итү өчен кирәкле механизмнарны аңлау һәм җайга салу процессы барды. Соңгы елларда ул социаль юнәлешкә борылды. Бигрәк тә соңгы биш елда социаль проектлау эшен башладык. Күп проектлар Башкорт халкының үсеш стратегиясе белән бәйле. Аның кысаларында без иң беренче чиратта башкорт халкының нинди максатлы аудиторияләре бар, алар белән эшләү өчен нинди ресурсларыбыз, механизмнарыбыз бар икәнлеген барладык. Сабыйлардан, гаиләләрдән башлап, өлкәннәр, укытучылар, эшкуарлар, хәтта түрәләр белән эшләү буенча юнәлешләр билгеләнгән. Шулар нигезендә проектлар булдырабыз.

– Иң киң таралыш алганы “Аек авыл” проектыдыр, мөгаен...

– Әйе, “Аек авыл” – иң матур, иң күркәм проект. Ул 2011 елда иҗтимагый хәрәкәт буларак барлыкка килде. 2019 елда Башкортлар корылтае тарафыннан кабаттан тергезелде. Бүген ул Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы ярдәме белән, республика Хөкүмәте белән берлектә тормышка ашырыла. Алдагы елларда калган төбәкләргә дә таратырга дигән уйдабыз. Чөнки кызыксынган төбәкләр бар: мөрәҗәгать итәләр, өйрәнәләр. Чөнки бу проект бюджет белән бәйле.

– Финанслар дигәннән, конференциядәге түгәрәк өстәлләрнең берсе эшкуарлар белән бәйләнешләргә кагылды.

– Корылтай эшкуарлар белән күптән эшли. Шунысын әйтергә кирәк: конференцияне үткәрүгә бизнес вәкилләре зур ярдәм итте. Конференциядә исә Корылтай эшкуарларга нәрсәсе белән файдалы була ала дигән сорау куелды, ягъни үзара терәк булу мәсьәләсе күтәрелде. Бак дисәң, эшкуарлар өчен бердәм рухи мохит булдыру бик мөһим икән. Алар иҗтимагый эшләргә күңел кушуы буенча кушылуларын әйтте.

– Ил киңлегенә күз ташласак, бүген башкортлар, республикадан кала, иң күбе кайсы төбәкләрдә яши?

– Русия буенча башкортлар иң күбе Чиләбе өлкәсендә яши. Шулай ук республика белән чиктәш төбәкләрдә дә аларны саның аз түгел. Пермь крае Ырынбур, Свердловск, Сама өлкәләре, Татарстандагы оешмалар актив эшли. Пермь краен аерым әйтер идем. Алар телне, мәдәниятне үстерү, спорт чаралары үткәрү булсынмы – бар яктан да бик актив эшлиләр.

– Башкортлар Корылтаена кермәгән милли оешмалар белән бәйләнеш тотасызмы?

 – Бөтендөнья башкортлары корылтае – дөньядагы, Русия төбәкләрендәге, Башкортстандагы барлык башкорт җәмәгать оешмаларын берләштергән көч ул, оешма һәммәсе белән хезмәттәшлек итә. Мисал өчен, Чиләбе өлкәсендә ике дистәгә якын башкорт җәмәгать оешмасы бар. Аларның һәркайсысы белән эшлибез, халкыбызның рухиятен, тарихын, мәдәниятен, телен саклаган һәр милләттәшебезгә зур хөрмәт белән карыйбыз, эшен бәялибез. Чөнки барыбызның да максатыбыз уртак. Корылтайның ишеге һәркем өчен ачык. Гомумән, башкорт рухының, мәдәниятенең ишекләре һәр милләт, һәр төбәк өчен шар ачык булырга тиеш дигән фикердәмен.

– Халыкара эшчәнлек ничек корылган?

– Бүген 12 ил белән ныклы бәйләнештә торабыз. Махсус хәрби операциягә кадәр күбрәк иде, әлбәттә. Әмма геосәяси хәл безнең бәйләнешләргә дә йогынты ясады. Шуңа әлеге вакытта кайсыбер илләр белән элемтә вакытлыча сүлпәнрәк. Ә иң актив эшләгәннәре – Үзбәкстан, Эстония, Белоруссия һәм Казахстандагы бүлекләр. Чит илләрдәге оешмаларыбызны тынычлык илчеләре дип атарга буладыр. Алар, халык дипломатиясенә таянып, мәдәниятебезне, телне саклау буенча зур эш башкара. Максатлар уртак булган кебек, проблемалар да уртак. Безгә мөрәҗәгать итәләр икән, мөмкин кадәр ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Чит илдә яшәгәч, милли билгеләнешне күрсәтү өчен, милли бәйрәмнәр, сабантуйлар үткәрү өчен дә еш кына костюмнар кирәк була. Шуңа кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Алар белән эшләве җиңел, проектларыбызны хуплыйлар. Чит илдә яшәгәч, алар өчен туган телдәге һәр сүз, һәр милли үзенчәлек бик кадерле. Киләчәктә халыкара эшчәнлекне тагын да активлаштыру төп максатларыбызның берсе булып тора.

– Бүген туган телләрне саклау четерекле мәсьәләгә әйләнеп бара. Бу уңайдан Корылтай тарафыннан нинди эшләр башкарыла?

– Әйе, дөрес әйтәсез, бүген телне саклау – четерекле сорау. Һәр тел – ул аерым бер халыкның гына түгел, тоташ кешелекнең мирасы. Туган телне саклау өчен стратегик ресурс – балалар. Шуңа бу эшне кечкенә балалардан башларга тиешбез. Чөнки бүген балаларның күбесе мәктәпкә туган телне белми килә. Бу– күңелне кыра торган күренеш.

Әйткәндәй, соңгы елда мәктәпкәчә учреждениеләрдә зур мониторинг үткәрдек. Балалар бакчаларында туган телләргә кызыксыну уята алырлык мөмкинлекләребез бар. Әмма бу эшне Мәгариф министрлыгына яки балалар бакчаларына гына калдырмаска, ә бергә алып барырга тиешбез. Һәм алдагы елдан кечкенәләр аудиториясе белән җентекле эшләргә ният итәбез.

– Махсус хәрби операция халыклар бердәмлегенең көче зур әһәмияткә ия икәнлеген тагын бер дәлилләде. Ә 2026 елны ил Президенты “Русия халыклары бердәмлеге елы” дип игълан итте...

– Безнең милли оешмалар халыкны, җәмгыятьне берләштерүдә зур роль уйный. Шуңа алдагы елны безнең елыбыз дисәк тә дөрес булыр. Чөнки безнең максат – халыкның бердәмлеген булдыру.

– Яңа елга санаулы көннәр калып бара. 2026 елны нинди ниятләр белән каршы аласыз?

– Корылтай тарафыннан 2026 елны Гаилә елы дип игълан иттек. Ни өчен Гаилә елы? Чөнки халыклар бердәмлеге гаиләләр бердәмлегенә бәйле. Гаиләдә милли кыйммәтләр саклана, милләтара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләнә икән, димәк, халыклар бердәмлеге нык булачак. Корылтайның эшчәнлеге дә милләтара татулык һәм бердәмлеккә корыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас