

Шушы көннәрдә булган бу хәл. Мәскәүдән Уфага очкан самолётта 30 яшьлек пассажирның хәле аламаланган. Ир аңын югалткан, агарынган, ә аннары аяк-кулларын көзән җыера башланган. Бортпроводниклар кислород битлеге биреп, нашатырь спиртын иснәтеп ярдәм итәргә тырышканнар, әмма файдасы булмаган.Пассажирның тәне инде зәңгәрләнә башлагач, экипаж ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать иткән.
Бортта «Толпар» шифаханәсе җитәкчесе Артур Галиуллин да булган. Ул моны ишетү белән ярдәмгә ашыккан. Пассажир сөйләшә дә алмаган диярлек, пульсы 48гә төшкән, кан басымы 60ка 40 күрсәткән.
Табиб бортпроводниклардан аптечка сорап алып, иргә кирәкле медицина ярдәме күрсәткән. Нәтиҗәдә ирнең хәле тиз арада әйбәтләнгән. 10 минут эчендә кан басымы 120 гә 80 гә кадәр күтәрелгән.
Артур Галиуллин Уфага кайтып җиткәнче пациентның яныннан китмәгән. Аэропортка төшү белән ашыгыч медицина ярдәме бригадасы ирне каршы алган, - дип хәбәр иттеләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында.