

Уеннарда барлыгы 36 команда катнашты – һәрберсендә алтышар кеше. Болар-хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр һәм «Юнармия» бөтенрусия балалар-яшьүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең 14-16 яшьлек әгъзалары. Өч көн дәвамында, 15-17 декабрьдә, балалар хәрби-медицина, физик, строй әзерлеге, урында ориентлашу һәм ату буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада «Юнармия» хәрәкәте актив үсә – 602 яшьармиячеләр отряды эшли, алар 30 меңнән артык баланы берләштерә.
-Сез барыгыз да безгә бик кадерле. Чөнки сез, үсеп килүче буын, беркадәр вакыттан соң республика үсеше, аның алга баруы өчен җаваплы булачаксыз. Безнең төп максат – биредә үткәргән өч көн эчендә Сезгә билгеле бер күнекмәләр һәм белемнәр бирү, барыннан да элек сезнең зур дәүләт, Русия Федерациясе гражданнары булуыгызны һәм сез патриот булырга, илне якларга һәм аның мәнфәгатьләре белән яшәргә тиешлегегезне аңлату, – диде Радий Хәбиров.
Аннары Радий Хәбиров яшьармиячеләрнең сорауларына җавап бирде. Алар, аерым алганда, төбәк җитәкчесенең кайда хезмәт итүе, чын ир-атның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге һәм киләчәктә республиканы нәрсә көтүе белән кызыксындылар. Башкортстан Башлыгы кыскача төбәк үсешенең төп юнәлешләре, шул исәптән сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, уңайлы шәһәр мохите булдыру турында сөйләде.
– Безнең республика – уңышлы эшләргә, уңайлы яшәргә, спорт белән шөгыльләнергә, гаилә корырга һәм балаңның яхшы белем алачагына ышанырга мөмкин булган урын, – диде Радий Хәбиров. - Хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар әле һәм без планлы рәвештә эшебезне дәвам итәбез. Әмма шуны белү мөһим: без искиткеч республикада яшибез, аның да, бөтен Русиянеке кебек үк, киләчәге бик яхшы.
Фото: alshvesti.ru