Җәмгыять
17 Декабря 2025, 15:01

Гаризалар быел күп килгән

Башкортстан Башлыгының "Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык»  дип аталган журналистлар премиясенә гаризалар 2025 елда  рекордлы санда килгән.

Гаризалар быел күп килгәнГаризалар быел күп килгән
Гаризалар быел күп килгән

   Чагыштыру өчен: 2024 елда алар саны – 94 булган булса, 2025тә – 159 гариза теркәлгән.

    -Журналистлар конкурсы өчен – бу рекорд,- дип билгеләп үтте БР матбугат һәм ММЧ агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев. - Приз фонды — моңарчы күрелмәгән: 20 җиңүченең һәркайсы 300 мең сум премия ала. 2026 елда гаризалар тагын да күбрәк булса, гаҗәпләнмәбез. Конкурс безнең төп максатларыбызның берсенә – медиаконтент сыйфатын үстерүгә һәм безнең заманда стратегик яктан мөһим булган нәрсәләргә ирешүгә, ММЧны Башкортстан өчен мөһим темаларны яктыртуга җәлеп итүгә ярдәм итә.

   Быел бүләкләү тантанасында яңа традиция барлыкка килде: бүгеннән башлап журналистика өлкәсендә Башкортстан Республикасы Башлыгы премиясе лауреатларының исемнәре махсус китапка кертелә. Бүләк алучы һәр җиңүче әлеге китапка үз исеме белән янәшә имза куя. Китап Ходайбирдин исемендәге музейда сакланачак.

    Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас