

«Госуслуги Дом» мобиль кушымтасының өстенлекләрен Башкортстанда яшәүче 400 меңнән артык кеше бәяләде. Ул торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә тиз һәм уңайлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Илдә барлыгы кушымтаның 14 млн кулланучысы бар. Кушымтаның төп мөмкинлекләре-ТКХ хезмәтләре өчен комиссиясез (СБП аша) түләү, исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшыру, идарәче оешмага заявка җибәрү, милекчеләрнең гомуми җыелышларын онлайн уздыру.
Йортта яки фатирда авария очрагында кушымта аша авария-диспетчерлык хезмәте белән оператив элемтәгә керергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Госуслуги Дом» кушымтасында аерым теркәлү таләп ителми. Кушымтага дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы аша керергә мөмкин. Шул ук вакытта күчемсез милек, исәпкә алу приборлары һәм счетлар турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә йөкләнәчәк.