

Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең вузара кампусында БДМУның кече таргет молекулаларын эзләү лабораториясе галимнәре, препаратны биологик модельләрдә сынау этабына күчеп, яңа антидепрессант булдыруга мөһим адым ясыйлар.
Медик-тикшеренүчеләр депрессия белән көрәштә яңа кушылмаларның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күсе һәм danio rerio балыкларының үз-үзләрен тотышын күзәтә.
- Хайваннарның махсус җайланма-лабиринтларда үз-үзләрен тотышын күзәтеп, без үзебезнең матдәләрнең баш миенә – беренче чиратта, модельләрнең эмоциональ халәтенә һәм когнитив функцияләренә (игътибар, хәтер, өйрәтү) ничек тәэсир итүен бәяли алабыз. Кагыйдә буларак, антидепрессантлар тәэсирендә хайваннар стресс шартларына яхшырак яраклаша, уңайсыз шартлардан (мәсәлән, йөзү кебек) тизрәк чыга һәм кушылмалар алмаган лаборатор хайваннар белән чагыштырганда азрак өметсезлеккә бирелә, – дип сөйләде Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ кече таргет молекулаларын эзләү лабораториясенең фәнни хезмәткәре, к.м. н. Гөлнара Гайсина.
Тикшеренүчеләр психотроп молекулаларның балыкларга тәэсирен өйрәнәләр: аквариумга кушылмалар эремәсе өстиләр һәм суда яшәүчеләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтәләр. Әгәр балык курку һәм борчылу кичерә икән, алар су төбенә яталар. Антидепрессантның уңай тәэсире булганда балыклар аквариумның өске өлешендә йөзәләр.