Җәмгыять
14 Декабря 2025, 10:34

Уфада башкорт теле көнен билгеләп үттеләр

14 декабрь көнне — Башкортстанда башкорт теле көне билгеләп үтелә. Бәйрәмне республика Башлыгы Радий Хәбиров 2019 елда гамәлгә куйды.

Уфада башкорт теле көнен билгеләп үттеләрУфада башкорт теле көнен билгеләп үттеләр
Уфада башкорт теле көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм максаты — Русия халыкларының күптөрлелеген хуплап, башкорт телен саклау һәм үстерү.

Бәйрәмнең датасы очраклы гына сайланмаган: ул күренекле төрки шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көненә туры китерелгән. Аның хөрмәтенә Башкорт дәүләт педагогика университеты аталган, ул традицион рәвештә бәйрәм итүнең төп мәйданчыкларының берсенә әверелә. Мифтахетдин Акмулла исеме Башкорт дәүләт педагогика университетына 2006 елда бирелгән. Ә 2008 елда югары уку йортының төп корпусы каршындагы мәйданда бөек мәгърифәтчегә һәйкәл куелды, ул университет символларының берсенә әверелде.

Бәйрәм уңаеннан Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Анда хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, югары уку йортлары һәм көллиятләр студентлары һәм укытучылары катнашты.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Алия Кәшшафетдинова фотосурәтләре.

 

Уфада башкорт теле көнен билгеләп үттеләр
Уфада башкорт теле көнен билгеләп үттеләр
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас