Җәмгыять
13 Декабря 2025, 14:48

Юл газабы гүрнеке булмасын берүк

Юлларда сак йөрик!

Юл газабы гүрнеке булмасын берүкЮл газабы гүрнеке булмасын берүк
Юл газабы гүрнеке булмасын берүк

Краснокама районында һәлак булучы белән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән...

Билгеле булганча, кичә кич Дүртөйле-Нефтекаманың 44 чакрымында «Тойота Авео» һәм каршы очраган "МАН" бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Тойота Авео" йөртүчесе, 54 яшьлек хатын-кыз, ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган, "Тойота" ның 8 яшьлек пассажиры, шулай ук 53 яшьлек "МАН" йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр  белән хастаханәгә китерелгән.

Хәзерге вакытта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булган хәлнең шартларын ачыклый, диелә хәбәрдә.

🛑🛑🛑

Дәүләкән районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

 

Алдан билгеле булганча, Дәүләкән-Толбаза автоюлының 17 чакрымында «Чери Тигго» йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган һәм «Лада Гранта»автомашинасы белән бәрелешүгә юл куйган.

Шулай ук юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Дәүләкән районында "Лада" йөртүчесе һәм аның хатыны ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган. "Лада"дан тагын бер пассажир һәм "Черри" шофёры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелгән.

Бу авариянең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре нечкәлекләрен ачыклый.

Благовар районында да һәлак булучы белән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән... Кызганыч!

Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген 10.00 сәгать 15 минутта "Урал" М5 автоюлының 1390 чакрымында "Тойота Рав4" һәм "Эксеед" бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Тойота Рав 4" пассажирын  булган хатын-кыз ашыгыч медицина ярдәме килгәнче һәлак булган.

"Эксеед" йөртүчесен һәм пассажирын төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр.

Бу коточкыч авариянең дә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре булган шартларын ачыклый.

Фото: БР Дәүләт автоинспекциясе.

Юл газабы гүрнеке булмасын берүк
Юл газабы гүрнеке булмасын берүк
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас