Җәмгыять
12 Декабря 2025, 17:03

Уфада «Башмолодежь: юбилей алдыннан» фестивале үтте

Бүген, 12 декабрендә, Уфаданың Торатау" Конгресс-холлында «Башмолодежь: юбилей алдыннан» фестивале кысаларында Башкортостан Республикасы волонтёрларының еллык форумы узды.

Уфада «Башмолодежь: юбилей алдыннан» фестивале үттеУфада «Башмолодежь: юбилей алдыннан» фестивале үтте
Уфада «Башмолодежь: юбилей алдыннан» фестивале үтте

«Башмолодежь: юбилей алдыннан» фестивале кысаларында Башкортостан Республикасы волонтёрларының еллык форумы узды. Чараның максаты волонтерлык хәрәкәтен үстерү, укулар үткәрү, тәҗрибә уртаклашу һәм волонтёрлар өлкәсендә компетенцияләр формалаштыру иде.

Фестиваль программасы бай булды. Бер үк вакытта берничә залда төрле темаларга корылган түгәрәк өстәлләр оештырылды. Әйтик, берсендә Башкортстан Яшьләр министрлыгы Медиа-үзәге җитәкчесе Римма Бикмурзина социаль челтәрләрнең әһәмияте, файдасы һәм аны тормышта файдалы куллану серләре белән таныштырды.

Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча форумда Уфа фән һәм технологияләр университетының Халыкара хокук һәм халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы доценты Йосыпова Розалия Рим кызы чыгыш ясады.

-Билгеле булуынча, интернетта экстремистик материаллар эзләү закон буенча тыела. Моның өчен штраф каралган. Нинди материалларны карау һәм эзләү тыела? Эзләү системасында очраклы рәвештә ниндидер ярамаган сүзләр килеп чыкты икән, моның өчен зыян юк. Тыелган материалларны эзләп, керү мөмкинле алдың исә, моның өчен җаваплылык башлана. Шулай ук интернетта махсус рәвештә милләт, дин, сәясәт һәм башка четрекле темалар турында суз куертып, халыкны үзара талаштырып, ямьсез комментарийлар язарга мәҗбүр итүчеләр күбәйде. Мондый постлардан да ерак тору хәерле, интернет челтәренда утыручылар, комментарий язучылар бер-берсен хөрмәт итаргә һәм мыскыллы сүзләр язудан сакланырга кирәк, - диде ул.

Икенче залда БР яшьләренә социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәгенең 30 еллыгына багышланган конференция узды. Анда республика шәһәрләре һәм районнары бүлекләре активистлары - бар күңелләрен биреп яшьләр белән эшләүчеләр чакырылган иде. Түгәрәк өстәл артында бу өлкәдә эшләүчеләр килеп туган проблемалары белән уртаклашу, алардан чыгу юлларын табу, тәҗрибә уртаклашу һәм соңыннан иң актив эш алып баручыларны бүләкләү булды. Бу тантаналы чарада яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров иа катнашты.

Әйткәндәй, районнарда яшьләр бүлеге каршындагы беренче социаль-психологик үзәк моннан 30 еллар элек БР яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты ярдәме белән төзи башлаганнар. Бүгенге көндә ул һәр район һәм шәһәдә уңышлы эшләп килә. Үзәк белгечләре күпчелек очракта "Ышаныч телефоннары" буенча консультацияләр бирәләр.

Уфада «Башмолодежь: юбилей алдыннан» фестивале үтте
Уфада «Башмолодежь: юбилей алдыннан» фестивале үтте
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас