Водительләрнең төрлесе бар – җаваплысы, җавапсызы, пассажирга һәм машинасына сакчыл караганы һәм битарафы. Бу юлы сүз – төрле сәбәпләр аркасында машина номерын яшерүче шоферлар турында. Моның өчен нәрсә була? Башкортостан ДАИ белгечләре аңлата.
Иң башта шуны әйтергә кирәк – теркәү номерларын яшергән яки дөрес кулланмаган өчен административ җаваплылык каралган, кисәтүдән һәм штрафтан алып хокуклардан мәхрүм итүгә кадәр. Җәзаның төре хокук бозуның характерына бәйле.
Кисәтү яки 500 сум штраф автомобиль белән түбәндәге очракларда идарә иткәндә:
- укылмый торган номерларбелән йөргәндә. Әгәр тәүлекнең караңгы вакытында 20 метр ераклыктан арткы номердагы бер генә санны яки хәрефне дә, ә көн яктысында алгы яки арткы номердагы символларны күреп булмаса;
- законнар таләпләренә туры килмәгән стандарт булмаган номерлар белән йөргәндә;
- дәүләт стандартын бозып куелган, әмма шул ук вакытта яхшы күренә торган номерлар белән.
5 мең сум штраф яисә 1 айдан 3 айга кадәр вакытка хокукларыннан мәхрүм итү түбәндәге очракларда каралган:
- бер яки ике номерсыз дайөрү;
- номерны автомобиль конструкциясендә каралмаган урынга кую;
- рәвеше үзгәртелгәнномерларкуллану (мәсәлән, цифрлар ябыштырылган яки баш түбән торса,номерны тануны кыенлаштыра торган материаллар кулланылса).
- елдан 1,5 елга кадәр вакытка хокуклардан мәхрүм итү түбәндәге очракларда кулланыла:
- югарыда санапүтелгәнхокук бозуларкабатланганда;
- номерны яшерергә мөмкинлек бирә торган махсус маскировкалау җайланмалары - пәрдәләр, магнитлар һәм башкалар кулланып идарә иткәндә.
Соңгы очракта ул пәрдәләрне, магнитларны конфискацияләү каралган. Ялган дәүләт теркәү билгеләре куйган өчен – вазыйфа биләгән затларга 15-20 мең сум, юридик затларга 400-500 мең сум административ штраф каралган.