Җәмгыять
10 Декабря 2025, 15:40

Мах араларны якынайта

Бу кушымта көннән-көн камилләшә бара. 

Мах араларны якынайтаМах араларны якынайта
Мах араларны якынайта

Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре (БДБ) халкы белән сөйләшү өчен номерны контактлар исемлегенә кертергә кирәк..

МАХта Азербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан һәм Үзбәкстан халкы белән аралашу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу үзгәреш миллионлаган кулланучыларга чит илдә яшәүче якыннары белән аралашырга мөмкинлек бирәчәк.

БДБда яшәүчеләргә мессенджерда теркәлү вакытында илне сайларга һәм телефон номерын кертергә кирәк. Шуннан соң тикшерү коды киләчәк, аны кертергә һәм контактларны синхронлаштыруга ризалык бирергә кирәк.

БДБ кулланучылары белән аралашу өчен телефон саннарын контактлар исемлегенә өстәргә кирәк. Башка ысул белән шалтыратып, мессенджерда смс җибәреп булмаячак. Бу мошенниклар һәм спам-рассылкалар белән көрәшү өчен эшләнгән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас