Җәмгыять
5 Декабря 2025, 19:41

Уфадан Сургутка качкан яшүсмерне ике тапкыр полиция тоткарлаган

Башкортстанда яшисе килмәгән. 

Уфадан Сургутка качкан яшүсмерне ике тапкыр полиция тоткарлаганУфадан Сургутка качкан яшүсмерне ике тапкыр полиция тоткарлаган
Уфадан Сургутка качкан яшүсмерне ике тапкыр полиция тоткарлаган

Сургутның транспорт полицейскийлары Уфада яшәүче хатынга ике тапкыр дуслары янына Нижневартовскига качкан улын кайтарырга ярдәм иткән.

Ачыкланганча, әлеге көздә бер хатын улы белән Ханты-Манси автономияле округыннан Башкортстанга күченеп килгән.Әмма улы моңа каршы булган һәм балачагы үткән шәһәргә кайтырга хыялланган.

Ноябрь ахырында тугызынчы сыйныф укучысы, хыялын тормышка ашырырга теләп, өйдән чыгып киткән.

Әнисе аны югалткан, улы өенә кайтмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Сургуттагы полиция хезмәткәрләре тиз арада яшүсмернең Уфадан Нижневартовскига кадәр поездга билет сатып алуын ачыклаган. Состав Сургут станциясенә килеп җиткәч, инспекторлар яшүсмерне тоткарлаган. Ул үзе туплаган акчага билет сатып алган. Әнисе килгәнче аны тернәкләндерү үзәгенә урнаштырганнар, аннан хатын аны 3 декабрьдә алган.

Ләкин берничә сәгатьтән соң, вокзалда кайтып килүче поездны көткәндә, яшүсмер, су сатып алу сылтавы белән, яңадан юкка чыккан. Видеокүзәтү камералары аның машинага утырып китүен теркәгәннәр. Булган мәгълүмат оператив рәвештә Нижневартовскидагы хезмәттәшләренә тапшырыла, алар шул ук көнне кич белән егетне аның бер дустының фатирында табалар.

Баланы икенче тапкыр әнисенә тапшырганнар, һәм бу юлы ул бергә исән-имин өйләренә кайтып җиткәннәр.

Чыганак: Ufakp. 

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас