Җәмгыять
6 Декабря 2025, 14:25

Башкортстан Башлыгы академиясе зур казанышларга иреште

Уфада Юристлар көненә багышланган XI Гомумрусия юридик форумы кысаларында «Ел юристы» дигән дәрәҗәле төбәк премиясен тапшыру тантанасы булды. Республиканың бүләкләнгән 14 хокук белгече арасында - Башкортстан Республикасы Башлыгы академиясенең (БАГСУ) өч вәкиле дә бар иде. 

Башкортстан Башлыгы академиясе зур казанышларга ирештеБашкортстан Башлыгы академиясе зур казанышларга иреште
Башкортстан Башлыгы академиясе зур казанышларга иреште

Мактаулы исемнәрнең лауреатлары булдылар:

Юридик факультет деканы Айсылу Гаймалиева - «Юридик белем һәм тәрбия» номинациясендә.

Конституцион һәм административ хокук кафедрасы доценты Наталья Воронцова - «Фән үсешенә өлеш керткән өчен» номинациясендә.

Юридик клиника җитәкчесе, адвокат Василиса Корбанова - «Хокукый гуманизм өчен» номинациясендә.

Премия юридик фән, мәгариф һәм хокук куллану практикасын үстерүгә керткән зур өлеш өчен бирелә. Академия укытучыларына бүләкләр төбәкнең алдынгы профильле югары уку йортларының берсендә аларның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтенә бәя бирә.

«Бу бүләк — гаделлеккә һәм законга ышанган һәркемнең хезмәтен тану», — дип билгеләп үтте тантанадан соң юридик факультет деканы Айсылу Гаймалеева.

Халыкара бизнес атналыгы кысаларында узган Форум Русия хокук берләшмәсенең әйдәп баручы экспертларын җыйды. Аның эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Чыганак: «Молодёжная газета».

Башкортстан Башлыгы академиясе зур казанышларга иреште
Башкортстан Башлыгы академиясе зур казанышларга иреште
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас