

Уфада халыкара бизнес атнасының икенче көнендә чараларның бер өлеше “Торатау” конгресс-холлыннан Евразия НОЦының Уфа вузара кампусына күчте. «Кампус технологик эшкуарлыкны үстерү экосистемасы буларак» сессиясе кысаларында кунакларны, шул исәптән төрле төбәкләрдән килгән студентларны, IQ-паркның мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Анда 37 мең кв.м территориядә дистәләгән лабораторияләр эшли һәм иҗат, фәнни эшчәнлек һәм стартапларны гамәлгә ашыру өчен күп төрле мәйданчыклар оештырылган.
Тулырак бу хакта сылтама аша укырга: https://campusufa.ru/news/1614